Боро Кали Бари ул Бангладешта Майменсингһ шәһәрендә иң борынгы Һинд дине гыйбадәтханәсе.[1] Гыйбадәтханә Кали Алиһәсенә багышланган. Төп фестиваль булып Кали Пуджа тора, ул һәр елны бәйрәм ителә. Гыйбадәтханә шәһәр үзәгеннән рикша белән барганда 10 минут арада урнашкан. Һинд дине тарафдарлары бу гыйбадәтханәгә иртәдән кичкә кадәр зиярәт кылалар. Шулай да, көн саен пуджа гадәттә Кояш батуга кадәр башлана. Кали Алиһәсе гыйбадәтханәсе алдында төрле татлы ашамлыкларны сатып алып була. Майменсинһта башка әһәмиятле Һинд дине гыйбадәтханә булып шәһәр үзәгендә Дурга Бари һәм Тһана гһатта Шива гыйбадәтханәсе тора.

Боро Кали Бари Гыйбадәтханәсендә Кали Алиһәсе поты.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Butler, Stuart (2008). Bangladesh. Lonely Planet. pp. 75–76. ISBN 978-1-74104-547-5. https://archive.org/details/bangladesh00butl. "temple mymensingh."