Борис Әхмәтшин (22 гыйнвар 1938 ел) — СССР һәм Россия фольклорчысы, университет укытучысы, галим. Филология фәннәре докторы (1998), профессор (1998). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2000), Россия Федерациясенең почетлы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2001), В. П. Бирюков исемендәге Урал премиясе лауреаты (1997)

Борис Әхмәтшин
Туган 22 гыйнвар 1938(1938-01-22) (86 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим, университет профессоры
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d] (1998)
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Борис Гайса улы Әхмәтшин 1938 елның 22 гыйнварында Башкорт АССРның Учалы районы Муса авылында туган.

1963 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

Укытучы буларак эшчәнлеге үзгәртү

1967-1985 елларда Башкорт дәүләт университетында укыта

1985-1987 — Ханой чит телләр институтының рус теле һәм әдәбияты укытучысы. (Вьетнам).

1987 елдан кабаттан Башкорт дәүләт университетында укыта.

1992 елдан Башкорт дәүләт университетының рус филологиясе кафедрасы мөдире.

1960 елдан Башкортстан буйлап фольклор-этнографик экспедицияләрдә катнаша. (2011, 2015 еллар. җитәкче)

Гыйльми эшчәнлеге үзгәртү

«Башкорт халык иҗаты» җыентыгына кертелгән башкорт риваятьләрен, әкиятләр һәм легендаларын рус теленә тәрҗемә итә. Башкортстан: Кыскача энциклопедия, Башкорт энциклопедиясе мәкаләләре авторы.

Әдәбиятта һәм фольклорда башкорт һәм рус халкының этникара бәйләнешләрен өйрәнүгә багышланган 200 дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән биш монография авторы, шулай ук югары уку йортлары өчен дәреслекләр авторы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • В. П. Бирюков исемендәге Урал премиясе лауреаты (1997)
  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2000)
  • Россия Федерациясенең югары профессиональ белем бирүнең почетлы хезмәткәре (2001)

Библиография үзгәртү

    • Горнозаводской фольклор Башкортостана и Урала / Б. Г. Ахметшин. — Уфа : Китап, 2001. — 287, [1] с., [1] л. портр. — Библиогр. в конце гл. и на с. 276—286. — Указ. авт. имен: с. 272—275.
    • Современное состояние русской народной поэзии северо-восточной Башкирии [Текст] / Б. Г. Ахметшин // Вестник Российского гуманитарного научного фонда. — 2015. — № 2 (79). — С. 237—245 . — ISSN 1562-0484

Сылтамалар үзгәртү