Борис Чамбыт

Тыва композиторы


Борис Чамбыт, Борис Салчакович Чамбыт (тыв. Борис Салчакович Чамбыт, 1946 елның 23 августы, СССР, РСФСР, Тыва автономияле өлкәсе, Бай-Тайга кожууны, Кызыл-Даг) ― композитор, Тыва Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1990) [1].

Борис Чамбыт
Төп мәгълүмат
Тугандагы исеме

Борис Салчакович Чамбыт

Туу көне

23 август 1946(1946-08-23) (77 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, Тыва АӨ, Бай-Тайга кожууны, Кызыл-Даг

Эшчәнлек еллары

1966-х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

баянчы, режиссер, композитор

Бүләкләр

Тыва Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1946 елның 23 августында Көөп-Сөөк авылында (хәзер Бай-Тайга кожууны Кызыл Даг авылы составына керә) күп балалы гаиләдә туган[2]. Әнисе вафатыннан соң аны Чаа-хөл кожууны Ак-Дуруг авылы балалар йортына тәрбиягә бирәләр[2]. «Режиссер» белгечлеге буенча Кызыл сәнгать училищесын, аннары читтән торып — Көнчыгыш Себер мәдәният институтын (Улан-Удэ) тәмамлый.

Эшчәнлеге үзгәртү

Хезмәт эшчәнлеген 1966 елда, Ак-Дуруг авылы балалар йортында урта мәктәпне һәм Тува АССР Мәдәният министрлыгы каршындагы хор оештыручы-баянчылар курсын тәмамлагач, Тээли район мәдәният йорты баянчысы буларак башлый.

Мәдәният өлкәсендә эшли: балалар музыка мәктәбе укытучысы, район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, район мәдәният йорты директоры, «Тываның аныяктары» республика яшьләр газетасы[3] корреспонденты (1972-1974)[4]. «Мөнгүлек» кожуун (район) әдәби-музыкаль берләшмәсенең музыкаль җитәкчесе. 1993 елның маеннан 2008 елга кадәр Бай-тайга кожуун администрациясенең мәдәният бүлеге мөдире булып эшли. 2000 елда Тыва Республикасы Югары Хуралы Вәкилләр палатасына депутат итеп сайлана.

Сәләтле музыкант җыр иҗаты өлкәсендә күп эшли. 1967 елда аның Өөлет Чиңмит сүзләренә беренче «Чүшкүрбейн баарың ол бе?» җыры чыга. Аның җырлары – якты лиризм, милли колориты белән аерылып тора, үзенчәлекле, заманча вакыйгаларга бай, халык ярата торган җырлар[2]. Буш вакытында шигырьләр яза, алар «Улуг-Хем» республика альманахында басылып чыга.

Әсәрләре үзгәртү

  • «Хемчиим бажы Бай-ла-Тайгам» (Хемчи башым Бай-Тайгам)
  • «Шурумаа»
  • «Ырлаксаныг Бай-ла-Тайгам» (Җырлыйсы килә торган Бай-ла-Тайгам)
  • «Ырым сенде — Улуг-Хемим» (Җырым синдә, Улуг-Хем) 1978
  • «Шокар аъттыг уруг» (Атка атланган кыз) 1995
  • «Торээн Тывам — Алдын черим» (Туган Тывам — Алтын җирем) 2014 һ.б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Бөтенроссия халык иҗаты смотрлары лауреаты
  • Тува АССР Мәдәният министрлыгы, ВЛКСМ өлкә комитеты, Гостелерадио уздырган төрле конкурсларда җиңүче
  • 1990 ― Тыва Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Чамбыт Борис Салчакович 75 харлаан. Национальная библиотека им. А. С. Пушкина республики Тыва
  2. 2,0 2,1 2,2 Оюн Р.А. Борис Салчакович Чамбыт / Р.А. Оюн // Люди и события Тувы : календарь-хронограф 2016 / ГБУ "НБ им. А.С. Пушкина Респ. Тыва", Тув. ин-т гуманит. и прикл. соц.-экон. исслед., Нац. музей респ. Тыва ; сост. Е.М. Ак-кыс ; редкол. : Н.М. Моллеров [и др.]. - Кызыл, 2015, - С. 99.
  3. Тываның аныяктары
  4. Борис Салчакович Чамбыт : [о нем] // Композиторы Тувы : биобиблиогр. указ. / Нац. б-ка им. А. С. Пушкина Респ. Тыва, отдел лит. по искусству ; сост. : Т.В. Багудинова, Е.Ю. Шабаева. - Кызыл, 2010. - Ч.II : Самодеятельные композиторы. - С. 69-71.