Борис Орехов
Борис Орехов (30 сентябрь 1982 ел) — галим, югары мәктәп укытучысы. Филология фәннәре кандидаты (2008). 2013 елдан «Югары икътисад мәктәбе» гыйльми эзләнүләр университеты укытучысы.
Борис Орехов | |
---|---|
Туган | 30 сентябрь 1982 (42 яшь) яки 1982[1] Уфа, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | галим, мөгаллим, әдәбият белгече, мөхәррир, университет профессоры, литературовед |
Эш бирүче | Югары икътисад мәктәбе |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре кандидаты[d] (2008) |
Башкорт теле фольклорының электрон архивын (2011) һәм "Башкорт теленең поэзия корпусы"н (2013) төзүче, Норвегиянең «RuN-Euro» корпусын (2010) һәм Рус теленең милли корпусын төзүдә катнашучы. «Назиров архивы» исемле электрон журналның баш мөхәррире.
Биографиясе
үзгәртүБорис Валерьевич Орехов 1982 елның 30 сентябрендә Башкорт АССРның Уфа шәһәрендә туган.
Башкорт дәүләт университетында бакалавриат (2003) һәм магистратура (2008) тәмамлаган.
2003-2008 елларда Уфа шәһәрендә Көнчыгыш икътисад, гуманитар фәннәр, идарә һәм хокук институтының (Көнчыгыш икътисади-юридик гуманитар академиясе) әдәбият гыйлеме кафедрасында ассистент, өлкән укытучы булып эшли.
2006-2011 елларда Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының чит ил әдәбияты
һәм илләр гыйлеме, рус теле кафедрасы, роман-герман тел гыйлеме һәм чит ил әдәбияты кафедраларында өлкән укытучы булып эшли.
2010 елда Норвегиянең Осло университетында чакырылган гыйльми хезмәткәр вазифасын сайланды.
2011-2013 елларда Башкорт дәүләт университетының компьютер филология лабораториясе хезмәткәре.
2013 елның 1 мартыннан «Югары икътисад мәктәбе» гыйльми эзләнүләр университетының филология факультеты доценты.
Гыйльми эшчәнлеге
үзгәртү2008 елда Воронеж дәүләт университетында «Ф.И. Тютчев лирикасында мотив структурасын төзү принциплары» рус. «Принципы организации мотивной структуры в лирике Ф. И. Тютчева»темасына кандидатлык диссертациясе яклый.
Башкорт теле белән бәйле хезмәтләре
үзгәртү- Башкорт теленең шигърият корпусы — 101 шагыйрьнең 17 меңнән артык шигыре кергән, 450 меңгә якын шигырь юлындагы 1 миллион 800 мең тирәсе башкорт сүзен берләштерә. 2013 елда төзелгән.
- Башкорт дәүләт университетының электрон фольклор архивы — даими тулыландырылган архивта соңгы 50 елда университет хезмәткәрләре һәм студентлар туплаган фольклор материалларының тулы сүзләр коллекциясе. 2011 елда төзелгән.
- Башкорт морфологиясен анализлаучы автомат программа.
- Башкорт теле өчен семантик якынлыкны исәпләүче калькулятор 2018 елның 30 октябрь көнендә архивланган., 2016 елда эшләнгән. 21 миллион сүз байлыгы бар.
- Башкорт теле өчен хокку — япон шигъриятенең хокку жанрында башкорт телендә автоматик шигырь язучы.
- Башкирская Википедия через призму компьютерно-лингвистического анализа, 2013.
- Мониторинг башкирского сегмента Интернета (Башнета), 2013.
Китаплары
үзгәртү- Орехов, Б. В. Башкирский стих XX века / Б. В. Орехов. — СПб.: Алетейя, 2019. — 344 с. — 500 экз. — ISBN 978-5-907189-29-4
- Орехов, Б. Мин шигъият үҙе... Компьютер шигырьләр / вступ. статья Б. Орехова, ред. и сост. И. Саитбатталов. — Өфө: Мир печати, 2020. — 72 с. — 50 экз. — ISBN 978-5-9613-0667-5
- Орехов, Б. В. Антиответы, или Как не надо отвечать на экзамене по зарубежной литературе / Б. В. Орехов . — Уфа: Вагант, 2008. — 32 с. — 200 экз. — ISBN 978-5-9635-0090-3.
- Орехов, Б. В. Идеографический словарь языка французских стихотворений Ф. И. Тютчева / Б. В. Орехов ; Башкирский гос. университет, каф. общего и сравнительно-исторического языкознания. — Уфа: Даурия, 2004. — 44 с. — 250 экз. — ISBN 5-901066-24-3.