Борис Манаков
Борис Дмитриевич Манаков (1887 елның 21 марты, Казан — 1933 елның 8 октябре, Рига, Латвия) — очучы, Россия авиациясе пионеры[1][2], инженер, Беренче бөтендөнья һәм Ватандашлар сугышларында катнашучы, Георгий тәресе кавалеры.
Борис Манаков | |
---|---|
Туган | 21 март 1887 Казан, Россия империясе |
Үлгән | 8 октябрь 1933 (46 яшь) Рига, Латвийская Республика[d] |
Ватандашлыгы | Латвия |
Тормыш юлы
үзгәртүБорис Манаков 1887 елның 21 мартында Казанда туган. Берничә елдан соң гаилә Архангельскка күчеп килә, анда әтисе урман сәүдәсе белән шөгыльләнә. Архангельск реаль училищесын тәмамлый һәм 1908 елда Санкт-Петербург политехник институтының кораблар төзү бүлеге студенты була. Авиация белән мавыга, студентлар авиация түгәрәге әгъзасы була, институтны тәмамлауга кадәр аны җитәкләгән. 1911 елның язында, ректор рөхсәте белән, үз хисабына Франциядәге Реймста Латама (Дюпердуссен) яңа авиация мәктәбенә юнәлә.
1911 елның 11 июнендә Борис 56 нчы пилот дипломын ала. Уку вакытында «Архангельскъ» газетасында һәм «Вестникъ воздухоплавания» журналында басылып торган очышлар турында хатлар һәм фотографияләр даими рәвештә җибәреп торган[3][4].
Россиягә кайткач, Борис Манаков Санкт-Петербургта, Мәскәүдә һәм Архангельскта күп кенә демонстрацион очышларда катнаша. Политехник институтта укуын дәвам иткәндә танылган рус авиаконструкторлары Игорь Сикорский һәм Василий Слесарев җитәкчелегендә аэродинамик трубада экспериментлар куя. 1915 елда кызыл диплом белән Петроград политехник институтын тәмамлый, Россия югары уку йортында авиация белгечлеге буенча югары белем алган беренче рус инженеры була. 1916 елдан фронтта. Үзен кыю очучы итеп танытп. Георгий кавалеры.
Инглиз экспедиция корпусы эвакуацияләнгәч Латвиягә күчә, анда гомер ахырына кадәр инженер вазыйфаларында төрле техник фирмаларда эшләгән.
Борис Манаков 1933 елның 8 октябрендә Ригада вафат була. Ригада Покровский зиратында җирләнгән.
Гаилә
үзгәртү- Хатыны — Манакова Фәнни Адольфовна (туганда Шольц).
- Улы — Манаков Дмитрий Борисович.
- Кызы— Манакова Татьяна Борисовна.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Икары Российского неба / Дольников М. Л., Дольникова М. Л. — Ногинск, 2005. — 251 с. — С. 118.
- ↑ Защитники Отечества [Текст : материалы научных конференций: XXX, XXXI, XXXII общественно-научных чтений по военно-исторической тематике ["Защитники Отечества"], Архангельск, 2011-2013 гг. - Search RSL].
- ↑ Полет архангелогородца Б. Манакова // Архангельск. — 1911. — 15 июля. — С. 3.
- ↑ Манаков Б., Петербург. У авиатора Васильева // Архангельск. — 1911. — 16 ноября. — № 254. — С. 4.