Борис Клюкин
Борис Дмитриевич 24 сентябрь 1929 , Казан- 2011 ) - Россия юристы, хокук фәннәре докторы, профессор
Борис Клюкин | |
---|---|
Туган | 24 сентябрь 1929 Казан, РСФСР, СССР |
Үлгән | 2011 |
Әлма-матер | МДУның юридик факультеты[d] |
Һөнәре | ученый-правовед |
Эш бирүче | Мәскәү дәүләт юридик университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | юридик фәннәр докторы[d] |
Биография
үзгәртүБорис Дмитриевич Клюкин 1929 елның 24 сентябрендә Казанда туган.
1954 елда М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый.
Фәнни эшчәнлеге
үзгәртү- 1954-1956 елларда Пенза өлкәсенең Камышкыр район Советы Башкарма комитеты сәркатибе;
- 1956-1958 елларда Донецк өлкә башкарма комитеты инструкторы;
- 1958-1962 елларда СССР Министрлар Советы каршындагы юридик комиссия консультанты;
- 1962-1973 елларда СССР Фәннәр академиясенең Дәүләт һәм хокук институтының фәнни секретаре;
- 1973-1976 елларда СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Бөтенроссия тикшеренү институты белән идарә итү бүлеге начальнигы;
- 1976-1982 елларда АКШ һәм Канада институтының өлкән фәнни хезмәткәре;
- 1982-2000 елларда Россия Хөкүмәте карамагындагы Законнар һәм чагыштырма хокук институтында бүлек мөдире
- 2001 елдан И. М. Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университетының тау хокукы кафедрасы профессоры, Мәскәү дәүләт юридик академиясенең аграр һәм экологик хокук кафедрасы профессоры.
20 фән кандидаты әзерләгән.
Б. Д. Клюкин «О недрах» дигән Россия Федерациясенең Законын, җир асты байлыгын куллануны лицензияләү нигезләмәсен, Россия Федерациясенең Тау кодексы проектын әзерләүдә катнашкан.
Борис Дмитриевич Клюкин ярдәме белән Россиядә Мәскәү дәүләт юридик академиясендә һәм Россиянең башка әйдәп баручы юридик югары уку йортларында «тау хокукы» ("горное право") фәнен укыту яңадан торгызыла. Б. Д. Клюкин озак еллар А.И.Перчик белән хезмәттәшлек итә.
Төп әсәрләре
үзгәртү200 дән артык фәнни хезмәт авторы, шул исәптән 10 монография бар, алар арасында:
- Горные отношения в странах Западной Европы и Америки. М.: Городец, М.: Городец, 2000;
- США: правовое регулирование сельского хозяйства: Монография. Мәскәү: Наука, 1994.
««О недрах» дигән РФ Законына фәнни-гамәли комментарийның автордашы, 2004 ел; Җир кодексына комментарий, җир хокукы һәм экологик хокук буенча юридик югары уку йортлары өчен дәреслекләр автордашы.
Сылтамалар
үзгәртү- http://www.lomonosov-fund.ru/enc/ru/encyclopedia://131531:article?vnum=34602
- https://web.archive.org/web/20110703154837/http://www.gubkin.ru/wps/wcm/connect/gubkin_prof/st-prof/sa-prof/sa-prof-out-of-state/ ct-prof-klyukin-bd
- https://web.archive.org/web/20071026125751/http://lawtek.ru/dossier/persons/34313.html
- http://journal.oilgaslaw.ru/free/klukin-memory5-2011.pdf