Борис Абрамович Галин (чын фамилиясы - Рогалин ; 1904 - 1983) — рус совет язучысы һәм журналисты. Өченче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты ( 1948). 1925 елдан ВКП(б) әгъзасы.

Борис Галин

Туу датасы: 25 август (7 сентябрь) 1904
Туу урыны: Никополь, Екатеринослав губернасы, Россия империясе[1]
Үлем датасы: 5 декабрь 1983(1983-12-05) (79 яшь)
Үлем урыны: Мәскәү, СССР
Эшчәнлек төре: язучы, журналист
Жанр: очерк

Биографиясе үзгәртү

 
Мәскәүдә Кунцево зиратындагы Галин кабере.

Б. А. Рогалин 1904 елның 25 авгусында  Никопольдә (хәзерге Днепропетровск өлкәсе, Украина) туган. 1925 елдан ул очерклар бастыра башлый. 1927-1929 елларда Мәскәү дәүләт университетының этнология факультетында, 1930-1933 елдарда әдәбият һәм тел факультетында укый. 1930 елларда ул "Правда" газетасының махсус хәбәрчесе була. 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Бөек Ватан сугышы вакытында ул Көнбатыш, Көньяк, 1-нче Белорус фронтларында «Красная Звезда» газетасының хәрби корреспонденты булган. Ул Максим Горький югары бәяләгән «Люди Сталинградского тракторного» (1933) китабын язуда катнаша.

Б. А. Галин 1983 елның 5 декабрендә вафат була.

Иҗаты үзгәртү

Очерклар китаплары

  • «Переход» (1930)
  • «Испытание» (1937)
  • «Бог войны» (1942)
  • «В Донбассе» (1946)
  • «В одном населённом пункте» (1947)
  • «Сим победиши !» (1957)
  • «Во имя будущего» (1958)
  • «Строитель нового мира» (1960)
  • Сценарий фильма «Наше сердце» (1946, совместно с Е. И. Габриловичем)

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Писатели Москвы — участники Великой Отечественной войны. — М., 1997. — С. 105.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.