Битумнар
Би́тумнар (лат. bitumеn – тау сумаласы). «Битумнар» атамасы өч мәгънәдә йөри: 1) генетик атама – нефтьләр һәм нафтоидлар рәтендәге каустоболитлар (нефтьләр, асфальтлар һ.б.). Чыгышлары үзләрен сыйдыручы токымнарга карата икенчел. Алар өчен эрүчәнлек мәҗбүри билге түгел; 2) аналитик атама – битумоидлар – органик эреткечләр ярдәмендә, токымнан яисә хәзерге утырмалардан алына торган табигый органик матдәләр тупланмасы; 3) техник атама – табигый асфальтлар, нефть, торф, күмер эшкәртү продуктлары, техник чимал буларак кулланылалар.

Үле диңгез төбеннән калкып чыккан табигый битум
Табигый һәм ясалма (техник) битумнарга бүленәләр.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
ЧыганакларҮзгәртү
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.(үле сылтама)