Бирмада Арья Самадж

Арья Самадж Бирмада беренче мәртәбә Мандалай һәм Рангун шәһәрләрендә нигезләнгән булган. 1930-ынчы елда Рангунда Арья Пратинидһи Сабһа оештырылган вакытка Бирмада егерме ике Арья Самаджи булган. 1937-нче елда Бирманың Һиндстаннан аерылуы Арья Самаджның кире чигенүе булган һәм Икенче Бөтендөнья Сугышы аның эшчәнлеген тәмам бүлдергән.
1952-нче елның 14 апрелендә Рангунның Арья Партинидһи Сабһасы Һиндстаннан Бирмага Һиндстаннан килгән Пандит Ганга Прасад Упадһьяя тарафыннан яңартылган булган. Бирмага башка Арья Самадж практикалаучылары килгән һәм Арья Самаджка янә тормыш кергән. 1959 елда башка Арья Самадж әдәбияты белән беррәттән Сатьяртһ Пракаш (Яктылык Нуры) Бирма теленә тәрҗемә ителгән булган. Төрле Арья Самадж урнашкан үзәкләрдә ел саен конференцияләр үткәрелә башлаган.

АУМ яки ОМ Арья Самадж тарафыннан Илаһның иң олы һәм иң тиешле исеме дип таныла.

Искәрмәләр үзгәртү

  • Vidyalankar, Nardev; Manohar Somera (1975). Arya Samaj and Indians abroad. New Delhi, India: Sarvadeshik Arya Pratinidhi Sabha. pp. 131–143.