Биофизика
Биофи́зика (бор. грек. βiοs — тереклек, бор. грек. φύσις — табигать) - физика һәм хәзерге биологиянең бер бүлеге.
Биофизика | |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 10 063 |
---|---|
Биофизика Викиҗыентыкта |
Тере табигатьнең молекулалардан һәм күзәнәкләрдән алып биосферага кадәр барлык баскычларының физик аспектларын һәм биологик системалардагы физик процессларны һәм биологик объектларга төрле физик факторларның тәэсирен өйрәнүче фән.
Биофизикада тере системаларны өйрәнү өчен күп төрле техникалар кулланыла. Алар арасына традицион техникалар белән беррәттән флюоресцент сурәт төшерү, электрон микроскоплар, рентгеноструктур анализ, төш-магнит резонансы спектроскопиясе, атом-көч микроскоплары һ.б. кебек заманча техникалар да керә.
Фәнни дисциплина буларак, биофизика XX гасырда биология, физика (матдәләр һәм физик кырлар хәрәкәтенең гомуми үзлекләрен һәм законнарын өйрәнә торган фән) һәм физик химия кушылуында барлыкка килде; физиология, биохимия һәм цитология белән тыгыз бәйләнгән. Биофизика физик методларны һәм төшенчәләрне организмның тереклек эшчәнлеге процессларын өйрәнүдә куллану нигезендә үсте. Ул бүген дә формалашуын дәвам иттерә. Б.ның өйрәнү объекты — бербөтен организмнар (хайваннар, үсемлекләр, микроорганизмнар), аерым әгъзалар, тукымалар һәм күзәнәкләр. Биофизика биологик объектның механик, электрик, магнитик, оптик һ.б. физик үзенчәлекләрен, әлеге факторларның организмнарга йогынтысын тикшерә. Моннан тыш, биофизика хайваннар организмында бара торган физик-химик процесслар турындагы мәгълүматларны да колачлый. Алары аерым дисциплина булып биофизик химиягә аерылды. Биофизика тикшеренүнең физик һәм физик-химик методларын куллана, соңыннан аларга математик анализ ясый. Әлеге методларга түбәндәгеләрне кертәләр: калориметрия, колориметрия,нефелометрия,ультрацентрифугалау, электрофорез, спектраль анализ, рентгеноструктур анализ, электрометрии методлар һ.б.
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.: В39 Ф.Набиев, Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.