Биләү
Биләү (рус. Белёв) — Россия территориясендә урнашкан шәһәр, Тула өлкәсенең Биләү районы үзәге. Ука елгасының уң ярында урнашкан. 2010 елга калада 13 918 кеше яши.
Биләү | |
---|---|
Ил | Россия |
Регион | Тула өлкәсе |
Координатлар | 53°48'0"тн, 36°8'0"кнч |
Нигезләнгән | 1147 |
Халык саны | 13 918[1] кеше |
Халык тыгызлыгы | 1681 кеше/км² |
Милли состав | урыслар, татарлар |
Телефон коды | 48742 |
Почта индексы | 301530 |
Тарих үзгәртү
Кала Мәскәү шикелле үк беренче тапкыр 1147 елда, елъязмада искә алына.
1437 елда биредә Олуг Мөхәммәд җитәкчелегендәге татарлар белән Василий Караңгы (Сукыр) җитәкләгән руслар арасында сугыш була. Бу сугышта рус сугышчылары зур җиңелүгә дучар булалар. Төп мәкалә: Биләү янындагы сугыш
1777 елдан шәһәр Биләү өязенең үзәгенә әйләнә.
1924 елдан Биләү районы үзәге булып тора.
Бөек Ватан сугышы үзгәртү
24 октябрьне алман 43-нче армия корпусы Биләүны басып алды.
Халык үзгәртү
Халык санының үзгәрүе:[2]
ел | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
---|---|---|---|---|---|---|
кеше | 17153 | 17733 | 17971 | 18345 | 16083 | 13918 |
Транспорт үзгәртү
Тимер юл станциясе. Автобус станциясе.
Экономика үзгәртү
Төп предприятияләре: заводлар — «Трансмаш», консерваныкы (эшләми), кирпеч (эшләми), төзелеш конструкцияләре (эшләми); икмәк заводы, җиһаз (эшләми), тегү фабрикалары.
Күренкле урыннары үзгәртү
Биләү шәһәренең иң билгеле урыны булып Биләү Спасо-Преображенский монастыре тора. Шулай ук туган якны өйрәнү музее да эшләп килә.
Искәрмәләр үзгәртү
Тышкы сылтамалар үзгәртү
- Город Белёв на сайте, посвящённом П. И. Петрову
- город Белёв Тульской области 2008 елның 20 гыйнвар көнендә архивланган. — авторский сайт со справочными и историческими данными
Бу — Тула өлкәсе географиясы буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |