Бизәкләп туку өй һәнәрчелеге һәм вак мануфактуралар рәвешендә яшәп килгән.
    Татар хатын-кызлары борын-борыннан, сәгатьләр буе туку станы артында утырып, үзләренә - бирнә, туган-тумачаларына һәм кияүләренә, Сабантуйга - бүләкләр, йорт өчен чаршаулар, кашагалар, сөлгеләр әзерләгәннәр. 
    Оста куллар бизәкләп туку техникасвнвң барлык төрләрен белгәннәр. Болар - чүпләмле туку, төсле чүпләм, кыялап сугу һәм аеруча традицион булган асалап сугу. Кызыл яки алсу төстәге борынгы сөлгеләргә төшерелгән эре-эре, катлы-катлы геометрик бизәкләр, нигездә, буй-буй итеп сөлге читләренә урнаштырылган. 
    19 гасырның икенче яртысыннан алып бизәкләр ваграк, җиңелрәк, челтәрлерәк була башлый. 19 гасырдагы кайбер сөлгеләрдә бизәкләр тар буйчалардан гына тора. 

Чыганак: Н.Сергеева "Тылсымлы бизәк=Магия узора" китабы.