Бешикташ (футбол клубы)

«Бешикташ» (төр. Beşiktaş Profesyonel Futbol Takımı) — Төркиянең «Бешикташ» спорт берләшмәсенә керүче һәм Истанбулның шул исемдәге районында, Босфор бугазы янында урнашкан профессиональ футбол клубы.

Бешикташ
Илтамга
BesiktasJK-Logo.svg
Логотип
Сурәт
Нигезләнү датасы 1903
Җитәкче Ahmet Nur Çebi[d]
Дәүләт Flag of Turkey.svg Төркия
Урын Истанбул
Баш тренер Ялчин, Серген[d]
Лига Футбол буенча Төркия чемпионаты
Өй стадионы Водафон Арена[d]
Моның хуҗасы Инёню[d], Акатлар Арена[d], Şeref Stadium[d] һәм Водафон Арена[d]
Штаб-фатирының урнашуы Истанбул, Бешикташ (Бешикташ )
Спонсор Водафон груп[d]
Спорт төре футбол, очмалытуп, кәрҗинтубы һәм култубы[d]
Рәсми веб-сайт bjk.com.tr(төр.)
Нинди веб-биттә тасвирланган tff.org/Default.aspx?pageID=535&kulupId=3590
Категория игроков команды [d]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 5 251 169 һәм 1 060 000 ± 9999
Commons-logo.svg Бешикташ Викиҗыентыкта

Футбол буенча 16 тапкыр Төркия чемпионы. «Галатасарай» һәм «Фенербахче» белән бергә Төркия футболының зур өчлеген формалаштыра. 1959 елда Төркия чемпионатының югары дивизионы оешканнан бирле команда аннан бер генә тапкыр да төшеп калмый.

Өй матчлары 42 000 тамашачыны сыйдыра торган «Водафон Парк» стадионында үткәрелә.

ТарихҮзгәртү

 
Мәхмәт Шамил Шаплы — «Бешикташ»ка нигез салучы һәм беренче президенты

«Бешикташ» футбол клубы үз тарихын 1903 елның 4 мартында нигез салынган «Бешикташ берекет» гимнастика клубыннан башлап җибәрә[1]. Футбол клубының беренче президенты һәм нигез салучысы Мәхмәт Шамил Шаплы була.

1909 елның 3 августында Госман империясендә спорт клублары эшчәнлеген легальләштерүче закон чыга. 1910 елның 4 ноябрендә «Бешикташ» Төркиянең беренче теркәлгән спорт клубы була.

1918 елга кадәр клубның бернинди чемпион титуллары да булмаган. 1924 елда «Галатасарай» һәм «Фенербахче», «Бешикташ» белән бергә Истанбулның башка клублары белән бергә Истанбул футбол лигасына нигез салучыларның берсе була. Дебют сезонында «Бешикташ» чемпион титулын яулый. 1937 елда Төркия милли лигасы оеша. Клуб ике чемпионатта да үз чыгышларын чиратлаштырган. Истанбул футбол лигасында 1939—1943 еллар арасында 5 ел рәттән җиңеп рекорд куя.

1952 елның 16 маенда Грециягә каршы матчта бөтен команда тулы составта Төркия җыелма командасы булып уйнаган[2][3]. Моның өчен бүләк итеп, Төркия футбол федерациясе «Бешикташ»ны үз логотибында милли әләмне сурәтләү хокукы белән бүләкләгән.

1959 елда илнең кайбер лигаларын берләштерү нәтиҗәсендә Төркиянең беренче чемпионаты оештырыла. Төркия чемпионатында беренче уңышына «Бешикташ» 1960 елда ук ирешә. Бу казаныш «Бешикташ»ка еврокубокларда үз илен тәкъдим иткән беренче Төркия командасы булырга мөмкинлек бирә.

КазанышларҮзгәртү

 
Төркия Кубогы клуб музее экспозициясендә.
 
«Бешикташ» трофейларының берсе (клуб музее экспозициясендә)

МиллиҮзгәртү

  •   Төркия чемпионы :
    • Чемпион (16): 1956/57, 1957/58, 1958/59, 1959/60, 1965/66, 1966/67, 1981/82, 1985/86, 1989/90, 1990/91, 1991/92, 1994/95, 2002/03, 2008/09, 2015/16, 2016/17, 2020/21
    • Вице-чемпион (14): 1962/63, 1963/64, 1964/65, 1967/68, 1973/74, 1984/85, 1986/87, 1987/88, 1988/89, 1992/93, 1996/97, 1998/99, 1999/00, 2006/07 .
  •   Төркия Кубогы:
    • Иясе (10): 1974/75, 1988/89, 1989/90, 1993/94, 1997/98, 2005/06, 2006/07, 2008/09, 2010/11, 2020/21 .
    • Финалист (6): 1965/66, 1976/77, 1983/84, 1992/93, 1998/99, 2001/02 .
  •   Төркия Супер Кубогы:
    • Иясе (8): 1967, 1974, 1986, 1989, 1992, 1994, 1998, 2006.
    • Финалист (11): 1966, 1975, 1977, 1982, 1990, 1991, 1993, 1995, 2007, 2009, 2017.
  • Премьер-министр кубогы:
    • Иясе (6): 1944, 1947, 1974, 1977, 1988, 1997
  • Spor Toto Cup:
    • Иясе (3): 1966, 1969, 1970
  • Ататөрек Кубогы:
    • Иясе (1): 2000
  • Флот Кубогы :
    • Иясе (1): 1986

ХалыкараҮзгәртү

 
«Бешикташ» футболчылары 1923/24 сезонда.

ҖанатарларҮзгәртү

«Бешикташ» Истанбул һәм Төркия командалары популярлыгы буенча өченче урында («Галатасарай» һәм «Фенербахче»дан соң). Сораштырулар нигезендә, «кара бөркетләрне» ил җанатарларының 12% тан 18%ка кадәр хуплый[4][5].

«Бешикташ» җанатарларының иң танылган берләшмәсе — 1982 елда нигез салынган «Чарши»[6]. Төрек теленнән «Чарши» «базар» дигәнне аңлата. Чөнки 70 еллардан «Бешикташ» җанатарлары Истанбулның шул исемдәге районы базары янында матчларга җыелганнар.

СтадионҮзгәртү

«Водафон парк» — Истамбулда урнашкан һәм 2016 елдан «Бешикташ» футбол клубының өй аренасы булган күпфункцияле стадион[7]. 41 903 урынга исәпләнгән арена «Бешикташ» клубыныд элеккеге «Иненю» стадионы урынында төзелгән. Тарихи мирасның бер өлеше буларак, «Иненю» фрагментлары яңа стадион төзелешендә сакланган. Аренаның исеме «Водафон» кәрәзле элемтә операторы белән коммерция килешүе белән билгеләнгән. Стадион башта «Водафон арена» исемен йөрткән, Рәҗәп Әрдоган указы белән «арена» сүзе «парк»ка алыштырылган.

2019 елның августында стадионда УЕФА 2019 Суперкубогы финалы узган.

 
«Водафон парк» стадионы панорамасы

ФормаҮзгәртү

ӨйдәҮзгәртү

     
 
 
 
2009-10
     
 
 
 
2010-11
     
 
 
 
2011-12
     
 
 
 
2012-13
     
 
 
 
2013-14
     
 
 
 
2014-15
     
 
 
 
2015-16
     
 
 
 
2016-17

Читтәге матчлардаҮзгәртү

     
 
 
 
2009-10
     
 
 
 
2010-11
     
 
 
 
2011-12
     
 
 
 
2012-13
     
 
 
 
2013-14
     
 
 
 
2014-15
     
 
 
 
2015-16
     
 
 
 
2016-17

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 4 Martta Neler Oldu? Tarihte 4 Martta Yaşananlar Neler? Tarihte 4 Mart | Bizimzaman
  2. Камнем вниз.
  3. Besiktas JK. әлеге чыганактан 2012-10-27 архивланды. 2011-08-05 тикшерелгән.
  4. Türkiye’nin taraftar atlası(төр.)
  5. En çok taraftarı olan takım hangisi? (haberturk.com, 5.01.2007)(төр.)
  6. Çarşı – Wir sind gegen Alles 2017 елның 25 август көнендә архивланган.(алм.)
  7. Beşiktaş Vodafone Arena will open its gates for the first time on 11th April, Besiktas J.K. official website (24 марта 2016).

СылтамаларҮзгәртү