Бехтерев урамы (Уфа)
Бехтерев урамы (баш. Бехтерев урамы, рус. Бехтерева улица) — Уфаның Киров районында урнашкан урам. Табиб, психиатр, невролог һәм психолог Владимир Бехтерев (1857-1927) исемен йөртә. Менделеев урамыннан башланып Пирогов урамы белән кисешә, шуннан соң Кече Мәскәү урамына әйләнә. Урамның элеккеге исеме - Сергий урамы (урамга исем биргән Сергий чиркәве Менделеев һәм Бехтерев урамнары киселешендә урнашкан). Хәзерге исемен 1930-еллардан йөртә.
Төбәк | Башкортстан |
---|---|
Шәһәр | Уфа |