Бертуган Агафуровлар сәүдә йорты

Бертуган Агафуровлар сәүдә йорты — Екатеринбургта 1883 елда нигез салынган революциягә кадәр шәһәрнең иң зур коммерция предприятиеләренең берсе булаган бертуган Агафуровлар сәүдә йорты.

Бертуган Агафуровлар сәүдә йорты
Торговый дом «Братья Агафуровы»
Нигезләү

1883

Ликвидация
Октябрь революциясе

1917

Тарихы үзгәртү

Агафуровлар төзегән сәүдә империясе башында Хисаметдин Агафуров тора. Хисаметдин Агафуров 1855 елда хәрби хезмәткә рекрут булып китә. Ул вакытка Хисаметдин өйләнгән һәм улы Камалетдин туган булган. Тиешле 12 елын хезмәт итеп кайткач, Хисаметдин Агафуров Екатеринбургта унтер-офицер чинында отставкага чыга, ә 1868 елда Екатеринбургның сәүдә мәйданчыгында вак — төяк товар белән ваклап сәүдә итүне башлый. Башта эш гаиләдә генә була: Хисаметдинның ярдәмчеләре хатыны Биби-Гзизә, өлкән улы Камалетдин, соңрак икенче улы Зәйнетдин була.

Акрынлап әйләнешкә яңа әйберләр кертелә: папирос кәгазе, шырпы, тәмәке, сабын һәм башкалар. Еллык әйләнеш башта 5000 сумга якын чагыштырмача тыйнак булса да, сәүдәнең киңәюе хезмәткәрләрне яллау зарурлыгына китерә. Ул вакытка Агафуровларның Ирбит, Крестов һәм Чиләбе ярминкәләрендә сәүдә мөнәсәбәтләре бәйләнә башлаган була. 1883 елның көзендә Хисаметдин Агафуров 52 яшендә вафат була. Әмма ул уңышлы гына башланган эш туктап калмый: шул ук елның ноябрендә үк аның уллары Камалетдин һәм Зәйнетдин ул вакытка сәүдәдә профессионаллар булган гаилә бизнесын «Бертуган Агафуровлар» сәүдә йорты фирмасы астында тулы ширкәткә әйләндерәләр (русча «Торговый дом «Братья Агафуровы»»): Успенская (хәзерге Вайнер урамы, 16 йорт) урамында арендага алынган бинада универсаль кибет ачыла. Товар кайтару өчен Варшавада (1898 ел), Мәскәүдә (1908 ел) махсус контора ачалар. Үз эшчәнлекләрен үстереп, Кашшафетдин үсеп җиткәнгә кадәр сәүдә йорты әгъзалары акрынлап төньяк-көнчыгыш Россия шәһәрләрендә бүлекләр ачалар. 1903 елда Пермь, Төмән, Ирбит ярминкәсендә, ә 1912 елдан Варшавада һәм Мәскәүдә филиаллары булган. Польшага, Германиягә, Швейцариягә, Франциягә, Кытайга, Япониягә барып, сәүдә бәйләнешләре ясыйлар. Сәүдә йорты үз эшчәнлеген көнбатышта Варшавадан алып, көнчыгышта Япониягә кадәр җәелдерәләр. 1913 елда иң югары үсеш вакытында бертуган Агафуровлар империясе үз эшчәнлеген көнбатышта Варшавадан көнчыгышка Япониягә кадәр, шул исәптән Урал, Себер, Урта Азия һәм Төньяк Кытайга (Харбин) тарата. 1913 елга сәүдә йортының товар әйләнеше елга 6,5 миллион сумга җитә. Бу вакытка өлкән туган Камалетдин, өлкән яшьтә булу сәбәпле, сәүдә йорты эшләрендә катнашмый диярлек, уртанчы туган Зәйнетдин иҗтимагый эшчәнлеккә чума. Эшләр белән турыдан-туры җитәкчелек итүне бертуганнарның кечесе Кашафетдин башкара. Бертуган Агафуровларның XIX-XX гасырлар чигендә сәүдә йорты булдыклылык, бердәмлек, яхшы зәвык, юмартлык, гадел эш алып бару үрнәге булып тора.

1880 елларда төзелгән Агафуровлар йорты Успенская урамы (бүген – Вайнер урамы) сәүдә кварталының тыгыз төзелешендә әйдәп баручы урын алып тора. Сәүдә йортының нигезен Хисаметдин Агафуров салган, ә бинаны уллары Камалетдин, Зәйнетдин һәм Кәшәфетдин төзегән. Беренче проектның авторы билгеле түгел, ләкин 1906 елда йорт архитектор К.А. Полков проекты буенча үзгәртеп корылган.

«Бертуган Агафуровлар» сәүдә йорты Октябрь революциясенә кадәр һәм Екатеринбургта большевиклар хакимияткә килгәнчегә кадәр эшли.

Чыганаклар үзгәртү

  • Девишев Б. Агафуровы. /Историческая генеалогия татарского народа. Родственные династии и их роль в истории семьи, нации и государства / Адиль Беляев. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2012. — С. 46—53. — ISBN 978-5-298-02215-6.
  • Корепанова С. Агафуровы: «Между правдой и поэзией». /Наш новый град. — Екатеринбург, 2003. — С. 96—105.