Бертуган Агафуровлар

Бертуган АгафуровларКамалетдин, Зәйнетдин һәм Кашафетдин Агафуровлар, Екатеринбург сәүдәгәрләре, XIX гасыр ахырында - XX гасыр башында Урал-Себер төбәгендә киң танылган «Бертуган Агафуровлар» сәүдә йорты хуҗалары. Бертуган Агафуровлар Екатеринбург тарихында уңышлы эшмәкәрләр буларак кына түгел, ә киң җәмәгатьчелек һәм хәйрия эшчәнлеге нәтиҗәсендә дә сизелерлек эз калдырганнар.

Бертуган Агафуровлар
Хисаметдин Гафур улы Агафуров хатыны Бибигазизаә һәм кызы Мәрфуга белән

Бертуган Агафуровлар сәүдә йорты үзгәртү

 

Бертуган Агафуровлар сәүдә йорты — Екатеринбургта 1883 елда нигез салынган революциягә кадәр шәһәрнең иң зур коммерция предприятиеләренең берсе булган Бертуган Агафуровлар сәүдә йорты. Агафуровлар төзегән сәүдә империясе башында Хисаметдин Агафуров тора. Хисаметдин Агафуров 1855 елда хәрби хезмәткә рекрут булып китә. Ул вакытка Хисаметдин өйләнгән һәм улы Камалетдин туган булган. Тиешле 12 елын хезмәт итеп кайткач, Хисаметдин Агафуров Екатеринбургта унтер-офицер чинында отставкага чыга, ә 1868 елда Екатеринбургның сәүдә мәйданчыгында вак — төяк товар белән ваклап сәүдә итүне башлый. Башта эш гаиләдә генә була: Хисаметдинның ярдәмчеләре хатыны Биби-Гзизә, өлкән улы Камалетдин, соңрак икенче улы Зәйнетдин була. Акрынлап әйләнешкә яңа әйберләр кертелә: папирос кәгазе, шырпы, тәмәке, сабын һәм башкалар. Еллык әйләнеш башта 5000 сумга якын чагыштырмача тыйнак булса да, сәүдәнең киңәюе хезмәткәрләрне яллау зарурлыгына китерә. Ул вакытка Агафуровларның Ирбит, Крестов һәм Чиләбе ярминкәләрендә сәүдә мөнәсәбәтләре бәйләнә башлаган була. 1883 елның көзендә Хисаметдин Агафуров 52 яшендә вафат була. Әмма ул уңышлы гына башланган эш туктап калмый: шул ук елның ноябрендә үк аның уллары Камалетдин һәм Зәйнетдин ул вакытка сәүдәдә профессионаллар булган гаилә бизнесын «Бертуган Агафуровлар» сәүдә йорты фирмасы астында тулы ширкәткә әйләндерәләр (русча «Торговый дом «Братья Агафуровы»»). 1913 елда иң югары үсеш вакытында бертуган Агафуровлар империясе үз эшчәнлеген көнбатышта Варшавадан көнчыгышка Япониягә кадәр, шул исәптән Урал, Себер, Урта Азия һәм Төньяк Кытайга (Харбин) тарата. 1913 елга сәүдә йортының товар әйләнеше елга 6,5 миллион сумга җитә. «Бертуган Агафуровлар» сәүдә йорты Октябрь революциясенә кадәр һәм Екатеринбургта большевиклар хакимияткә килгәнчегә кадәр эшли.

Хәйрия эшчәнлеге үзгәртү

Шактый киң күзаллауга ия булган, шактый дәрәҗәдә үз-үзеңне оештыруга ирешкәнлек бертуган Агафуровларга Екатеринбург иҗтимагый-сәяси һәм эшлекле элитасы арасында үзләрен зур дәрәҗәдә тотарга мөмкинлек биргән. Агафуровлар мөселманнар буларак үз дини үзенчәлеген саклап калганнар. Беренче чиратта, аларның хәйриячелек диндәшләренә, татар һәм башкортларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Мәсәлән, аларның инициативасы һәм турыдан-туры финанс яктан катнашында Мөселман хәйрия җәмгыяте оештырыла, аның беренче рәисе Зәйнетдин Агафуров була. Үз йортларының берсендә алар мәчет урнаштыралар һәм озак еллар аны финанслаганнар, икенчесендә китапханә-уку йорты урнашкан. Мөселман бәйрәмнәрендә Агафуровлар үз дачаларында дин кардәшләре өчен бай сый оештырганнар.

Сәүдә йорты хуҗаларының аеруча игътибарыннан аның хезмәткәрләре файдаланган, алар саны 300 кешедән артып киткән. Аларның хәле матди яктан күп кенә шундый ук Россия фирмалар эшчеләренекенә караганда яхшырак була.

1908 ел ахырында «Бертуган Агафуровлар» сәүдә йорты үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә. Бертуганнар бу датаны күренекле вакыйга - үз хезмәткәрләре өчен ссуда-саклык кассасы ачылу белән билгеләп үтәләр. Үз акчаларын өстәп, кассаның башлангыч фондын 25 мең сум күләмендә җыйганнар.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында Агафуровлар, Кызыл Хач финанс комитетына, төрле химаячелек һәм ярлылар җәмгыятьләренә ярдәм итеп, хәрби хезмәткәрләр ихтыяҗларына акча бүлеп биреп, хәйрия эшчәнлеген туктатмаганнар.

Истәлек үзгәртү

 
Агафуровлар каберлеге. Татар-башкорт зираты, Екатеринбург.

Екатеринбург тарихында җәмәгать эшлеклеләре һәм хәйриячеләр буларак эз калдырган Агафуровлар шәһәрлеләрнең истәлегенә лаек.

Гаилә турында тарихи истәлекне саклау буенча зур функцияне «Агафуровлар йорты» музей клубы башкара. Әмма, күпләр фикеренчә, Агафуровлар Екатеринбургның топонимикасында ныклы урынга лаек.[1]

2011 елда Зәйнетдин Агафуровның оныгы Бәдри Девишев шәһәр хакимиятенә Шейнкман урамы һәм Антон Валек урамы белән янәшә урнашкан җәяүлеләр участогының ике йөз метрлы кисемен кечкенә скверга яки бульварга әверелдерү һәм аңа «Бертуган Агафуровлар» исеме бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Бу инициатива Татарстан Республикасының Урал төбәгендәге даими вәкиллеге тарафыннан да хуплана.[2] 7 ел узгач, 2018 елның 22 февралендә Екатеринбург администрациясе әлеге участокка «Сәүдәгәр Агафуровлар исемендәге сквер» исемен бирү турында карарга кул куя.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Свердловский Областной Краеведческий музей / Музейный клуб «Дом Агафуровых». әлеге чыганактан 2016-11-05 архивланды. 2016-09-11 тикшерелгән.
  2. Постоянное представительство РТ в Свердловской области. tatur.tatarstan.ru. әлеге чыганактан 2017-01-31 архивланды. 2016-09-11 тикшерелгән.
  3. Парк и сквер в Екатеринбурге обрели свои названия. Официальный портал Екатеринбурга. әлеге чыганактан 2018-08-28 архивланды. 2018-02-24 тикшерелгән.

Чыганаклар үзгәртү

  • Девишев Б. Агафуровы. /Историческая генеалогия татарского народа. Родственные династии и их роль в истории семьи, нации и государства / Адиль Беляев. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2012. — С. 46—53. — ISBN 978-5-298-02215-6.
  • Корепанова С. Агафуровы: «Между правдой и поэзией». /Наш новый град. — Екатеринбург, 2003. — С. 96—105.