Бермуд өчпочмагы

Бермуд  өчпочмагы (ингл. Bermuda Triangle) – Көньяк Американың Пуэрто-Рико,Флорида һәм Бермуд утраулары арасындагы Антлантик океанда урнашкан территория. Анда, янәсе, диңгез һәм һава судноларының серле юкка чыгулары була.

Бермуд өчпочмагы
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Бермуда утраулары
Дәүләт  Бөекбритания
 Багамалар
 Америка Кушма Штатлары
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Атлантик океан
Харита сурәте
Карта
 Бермуд өчпочмагы Викиҗыентыкта

Район навигация өчен бик катлаулы: монда бик күп сайлыклар, еш кына циклоннар һәм штормнар барлыкка килә. Кешеләр корабльләр һәм самолетларның юкка чыгуы турында бик күп төрле фикерләргә ия: гадәти булмаган һава күренешләреннән алып инопланетяннар тарафыннан судноларны урлауга кадәр.

Дөньяның бу районында "серле югалулар" турында Эвард Ван Винкл Джонс беренче тапкыр телгә алды - 1951 елда ул бу районны “Дьявол диңгезе ” дип атады.

Экипаж ташлаган төзек суднолар турында һәм вакыт узу белән аномалия кебек башка гадәти булмаган күренешләр турында хәбәр ителә :

1.Диңгез судносы “Мария Целеста”.

1872 елның 7 ноябрь көнендә бу судно порттан чыккан.Бортта капитан Бенджамин Бриггс,аның хатыны,аларның 2 яшьлек кызы һәм 7 кешедән торган команда.Шулай ук суднода,1700 бочкалы спирт булган.Алар Нью-Йорктан Генуяга юл тотканнар.Әмма 1ай сәяхәттән соң,4 декабрь көнне,Британия судносы “Деи Грация”,ачык диңгездә,ярым төшерелә торган җилкәннәр астында йөзгән "Мария Целеста"га килеп эләккән.Корабль бөтенләй нормаль хәлдә иде,ләкин бортта бер кеше дә һәм коткару шлюпкасы юк иде.Тик идәндә генә ялгыз кылыч ята иде.Пиратлар дисәң,алар түгел,чөнки бөтен спирт һәм команданың  шәхси әйберләре урынында калган.Табигать күренешләр дисәң,монсы да дөрес түгел,чөнки,язганымча,корабль нормаль хәлдә иде. Кешеләрнең серле югалуын беркем  дә аңлата алмады.

2.Американ диңгез судносы “Циклоп”.

СШАның бөтен тарихы эчендә,беркайчанда хәрби-диңгез судноларының зур югалтулары булмады,әмма бер вакыйгәдән тыш : зур рудовоз “Циклоп”.1918 елның март аенда судно Бразилиядан Балтиморга 10800 тонн марганец рудасын ташырга тиеш булган.Аның маршруты,нәкъ “Бермуд өчпочмагы”ның йорәгеннән уза иде.Порттан,судно ямьле көнне чыгып китте һәм югалыр алдыннан,команда бер генә мәгълүмат калдырды “Бортта бар да яхшы”.Ә соңыннан корабль һәм 309 кешедән торган команда юкка чыкты. Җентекле эзләүләрдән соңда,судноны тапмадылар.

Мондый вакыйгаләр бик күп.Ләкин галимнәр хаман “Бермуд өчпочмагының” серен ачыклый алмыйлар,ләкин аларның берничә теориясы бар :

1.“Метан чыгарылышы”.

Судноларның һәм самолётларның кинәт юкка чыгуын аңлатучы берничә гипотез тәкъдим ителде. Шундый гипотезаларның берсе буенча,суда,метанга бай зур куыкчыклар барлыкка килә, аларда тыгызлык шулкадәр түбән ки, корабльләр йөзүдә тора алмыйлар һәм шунда ук батып калалар. Һавага менгәч, метан шулай ук самолётларның җимерелүен дә китереп чыгарырга мөмкин,чөнки һава тыгызлыгы түбәнәю аркасында, ул күтәренке көчне киметүгә һәм альтиметрлар күрсәткечләрен бозуга китерә. Моннан тыш, метан һавада двигательләр тукталышына,яки шартлауга китерергә мөмкин.

Ләкин, метан гидраты дөнья океанындагы башка урыннарда да урнашкан, анда корабльләр югалуның массакүләм очраклары әйтелмәгән.

2.”Инфразвук”.

Билгеле бер шартларда диңгездә инфразвук барлыкка килергә мөмкин, ул экипаж әгъзаларына йогынты ясый, паника һәм галлюцинация китереп чыгара, нәтиҗәдә алар суднодан китергә мөмкин булалар.

3.”Юлбасар дулкыннар”.

Кайбер судноларның, шул исәптән Бермуда өчпочмагында да, һәлак булуының сәбәбе юлбасар дулкыннар булырга мөмкин,чөнки алар 30 метр биеклеккә кадәр җитәргә мөмкин.

Белгәнебезчә,океаннар 5%ка гына өйрәнелгән,әле беркешедә белми,алар кешелек дөньясыннан тагын ниләр качыра микән...

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү