Беларусиянең дәүләт гимны (белар. Дзяржаўны Гімн Рэспублікі Беларусь) — Беларусия дәүләт символларыннан берсе.

Беларусия гимны
Сүзләрнең авторы Михась Климкович 1955 ел
Владимир Каризна 2002 ел
Композиторы Нестор Соколовский, 1944 ел
Дәүләт Беларусия байрагы Беларусия
Билгеләнү вакыты 1955 ел музыкасы
2002 ел сүзләре
Вокал башкаруында

Язылу тарихы үзгәртү

Оркестр башкаруында

 
Нестор Соколовский

Бүгенге Беларусь Җөмһүрияте (белар. Рэспубліка Беларусь) — үзенең “Без, белоруслар” (“Мы, беларусы”) дип аталган дәүләт гимны (белар. дзяржаўны гімн) белән таркалган Советлар Берлеге җирлегендә шул империянең символик мирасын өлешчә саклап калган өч кыйпылчыкның берсе, Һәм, әйтергә кирәк, әлеге “рух”ка һаман да иң турылыклысы. [1][2][3].

Гимнның тарихы үзгәртү

Беларусь Җөмһүрияте гимнының музыкасын белорус композиторы Нестор Соколовский (белар. Несцер Сакалоўскі) 1944 елда ук язган булган. Ләкин аңа Михась Климкович (белар. Міхась Клімковіч) сүзләре беркетелеп, гимн тулаем кабул ителгәнче, тагын бер дистә ел вакыт үткән. 1955 елда гына, инде Нестор Соколовскийның вафатыннан соң, ул Белоруссия ССҖнең дәүләт символы дип расланган. Беренче башкарылуы исә шул елның 24 февралендә булган.
“Суверенитетлар парады”үтеп, 1991 ел азагында Беларусь бәйсезлек алгач, Ватан сугышыннан соңгы еллардагы кебек “гимнсызлык чоры” тагын 11 ел дәвам итте. Кем генә һәм нинди генә музыкаль символ тәкъдим итеп карамады бу елларда! Илнең аерым төбәкләре дә яңа дәүләт символын булдыруга өлеш кертергә тырышып карадылар. Игорь Лученок (белар. Игар Лучанок) җитәкләгән Беларусь композиторлар берлеге шагыйрь Леонид Дранько-Майсюкның “Ватаным Беларусь” исемле шигырен хуплады. Эчке һәм тышкы демократик оппозиция 1940-елларда ук иҗат ителгән “Кодрәтле Алла” (Магутны Божа) җырын искә төшерде[4].
Ләкин үтә консерватив советчыл номенклатура баштанаяк хаким булып калган җирдә мондый табигый яңалыклар тиз генә кертелә алмый иде. Шул совет заманындагы гимнны яңадан, ләкин инде сүзсез генә кулланып килделәр. Әле 1995 елда Александр Лукашенко президент булып сайлангач та өлгереп җиткән үзгәрешләрне аяк терәп тоткарлау тагын 7 ел дәвам итте. Ниһаять, 2002 елның 3 гыйнварында яңа гимнга конкурс игълан ителде. Радио-телевизия һәм башка мәгълүмат чаралары аның барышын яктыртып бардылар. Хакимият планнарын башта Беларусь язучылар берлеге рәисе Ольга Липатова бәян итте: совет гимнының көен калдырырга, яңа сүзләр язарга кирәк. Инде “авыр артиллерия” — Александр Лукашенко үзе фикер алышуга килеп кушылгач, конкурсның азагына барып ирешкән өч әсәрнең шагыйрь Владимир Каризна (Уладзімір Карызна) кулыннан төшкәнен сайламыйча мөмкин түгел иде. Баксаң, автор гимнга яңа сүзләр язып интекмәгән, искесен генә әвеш-мәвеш китергән, аны юкка чыккан совет идеологизмнарыннан чистарткан, ләкин партноменклатура өчен иң кирәкле юлларны саклап калган булып чыкты. Хәзер ул “Без, белоруслар”ның автордашы дип санала. [5].

Оппозиция, әлбәттә, моның белән килешмәде, шул ук елны “Магутны Божа”ны белорус халкының милли гимны дип игълан итте. Әйтергә кирәк, бу куәтле дини-патриотик әсәр бүген дә кулланышта: аны дәүләт катнашы булмаган милли-мәдәни чараларда башкаралар.

Ни генә булмасын, бу хәлләр Конфуцийның мәгълүм афоризмын дәлилләүче факт булып тора: дөнья белән патшалар түгел, символлар идарә итә. Һәм тормыш тәгәрмәчен туктата алырлык көч җиһанда бер генә — аны хәрәкәткә китерүче Аллаһы Тәгалә үзе.

Гимн тексты үзгәртү

Белорус телендә Тәрҗемәсе
Мы, беларусы – мірныя людзі,

Сэрцам адданыя роднай зямлі,

Шчыра сябруем, сілы гартуем

Мы ў працавітай, вольнай сям’і.

Шчыра сябруем, сілы гартуем

Мы ў працавітай, вольнай сям’і.

Прыпеў:

Слаўся, зямлі нашай светлае імя,

Слаўся, народаў братэрскі саюз!

Наша любімая маці-Радзіма,

Вечна жыві і квітней, Беларус!

Наша любімая маці-Радзіма,

Вечна жыві і квітней, Беларус!


Разам з братамі мужна вякамі

Мы баранілі родны парог,

У бітвах за волю, бітвах за долю

Свой здабывалі сцяг перамог!

У бітвах за волю, бітвах за долю

Свой здабывалі сцяг перамог!

Прыпеў.


Дружба народаў — сіла народаў,

Наш запаветны, сонечны шлях.

Горда ж узвіся ў ясныя высі,

Сцяг пераможны — радасці сцяг!

Горда ж узвіся ў ясныя высі,

Сцяг пераможны — радасці сцяг!

Прыпеў.

Без, белоруслар, тыныч халыкбыз,

Туган җиргә күңелләр бирелгән,

Дустанә яшибез һәм көч туплыйбыз

Хезмәт сөючән, ирекле илдә,

Дустанә яшибез һәм көч туплыйбыз

Хезмәт сөючән, ирекле илдә.

Кушымтасы:

Саф-пакь җирне данлап танытабыз,

Халыклар бердәмлеген хаклыйбыз!

Безнең сөекле Ватан-Анабыз,

Мәңге яшә, чәчәк ат, Беларусь!

Безнең сөекле Ватан-Анабыз,

Мәңге яшә, чәчәк ат, Беларусь!


Туганнар белән гасырлар буе

Ватаныбызны бергә сакладык,

Азатлык, бәхет хакына кан коеп,

Уртак Җиңү байрагын яуладык!

Азатлык, бәхет хакына кан коеп,

Уртак Җиңү байрагын яуладык!

Кушымтасы.


Халыклар дуслыгы — көч-куәт ил-көнгә,

Безнең кояшлы, изге юлыбыз.

Горур җилфердә илебез күгендә,

Җиңүләргә илткән байрагыбыз!

Горур җилфердә илебез күгендә,

Җиңүләргә илткән байрагыбыз!

Кушымтасы.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү