Перу милли гимны

(Без азат, мәңге азат булырбыз битеннән юнәлтелде)

Перу милли гимны (Himno Nacional del Perú) — Латин Америкасының Тын океан буендагы дәүләтендә булдырылган тәүге милли символларның берсе. Аның сүзләрен шагыйрь һәм мөгаллим Хосе де ла Торре Угарте (don José de la Torre Ugarte), көен Хосе Бернардо Альседо (don José Bernardo Alcedo) иҗат иткән. Хәзерге вакытта, 2010 елдан бирле, гимнның кушымтасы һәм соңгы алтынчы куплеты халыкара һәм башка тәкъдим итү чаралары өчен рәсми өлеш дип санала. Гимн кушымтадан башлана, һәм кушымта тулы һәм кыска вариантларда һәр куплеттан соң башкарыла. Хәрбиләр катнашында үткәрелгән чараларда, Перу милли гимны белән бергә, Marcha de Banderas (Байрак маршы) дигән гимн да уйнала.[1]
Оркестр башкаруында
Хор башкаруында
Байрак маршы

көйязар Хосе Бернардо Альседо
шагыйрь Хосе де ла Торре Угарте
җырчы Роза Мерино

Гимнның рәсми өлеше үзгәртү

Испан телендә Тәрҗемәсе Tärcemäse
Coro:

Somos libres, seámoslo
siempre, seámoslo siempre.
Y antes niegue sus luces,
sus luces, sus luces el sol,
Que faltemos al voto solemne
Que la Patria al Eterno elevó,
Que faltemos al voto solemne
Que la Patria al Eterno elevó,
Que faltemos al voto solemne
Que la Patria al Eterno elevó.

6. En su cima los Andes sostengan
la bandera o pendón bicolor,
Que a los siglos anuncie el esfuerzo
que ser libre, que ser libre,
que ser libre, por siempre nos dió.
A su sombra vivamos tranquilos,
y al nacer por sus cumbres el sol,
Renovemos el gran juramento
que rendimos, que rendimos,
que rendimos al Dios de Jacob,
que rendimos al Dios de Jacob,
Al Dios de Jacob!

Coro:
Somos libres, seámoslo
siempre, seámoslo siempre.
Y antes niegue sus luces,
sus luces, sus luces el sol,
Que faltemos al voto solemne
Que la Patria al Eterno elevó,
Que faltemos al voto solemne
Que la Patria al Eterno elevó,
Que faltemos al voto solemne
Que la Patria al Eterno elevó.

Кушымта:

Без азатбыз, азатбыз,
мәңгелек кыйблабыз ул ирек.
Изге анттан дүнмәбез,
антыбыздан дүнмәбез:
Кояш нурлары сүрелгәнче
үстерербез Ватанны сөеп,
Кояш нурлары сүрелгәнче
үстерербез Ватанны сөеп,
Кояш нурлары сүрелгәнче
үстерербез Ватанны сөеп.

6. Андның иң түренә, югарыга
ике төс байрак беркетелгән,
Безгә — әйтсен иҗтиһат дөньяга —
Мәңгелеккә, мәңгелеккә
Мәңгелеккә ирек бирелгән.
Байрак белән имин тормышта без, —
Кояш менгәч күк капусына,
Яңартылсын илаһи догабыз,
һәм буйсыныйк, һәм буйсыныйк,
буйсыныйк Ягъкуб Раббысына,
буйсыныйк Ягъкуб Раббысына,
Ягъкуб Раббысына!

Кушымта:
Без азатбыз, азатбыз,
мәңгелек кыйблабыз ул ирек
Изге анттан дүнмәбез,
антыбыздан дүнмәбез,
Кояш нурлары сүрелгәнче,
үстерербез Ватанны сөеп,
Кояш нурлары сүрелгәнче,
үстерербез Ватанны сөеп,
Кояш нурлары сүрелгәнче,
үстерербез Ватанны сөеп.

Quşımta:

Bez azatbız, azatbız,
mäñgelek qıyblabız ul irek.
İzge anttan dünmäbez,
antıbızdan dünmäbez:
Qoyaş nurları sürelgänçe
üstererbez Watannı söyep,
Qoyaş nurları sürelgänçe
üstererbez Watannı söyep,
Qoyaş nurları sürelänçe
üstererbez Watannı söyep.

6. Andnıñ iñ türenä, yuğarığa
ike tös bayraq berketelgän,
Bezgä — äytsen ictihat dönyağa —
Mäñgelekkä, mäñgelekkä
Mäñgelekkä irek birelgän.
Bayraq belän imin tormışta bez, —
Qoyaş mengäç kük qapusına,
Yañartılsın ilahi doğabız,
häm buysınıyq, häm buysınıyq,
buysınıyq Yağqub Rabbısına,
buysınıyq Yağqub Rabbısına,
Yağqub Rabbısına!

Quşımta:
Bez azatbız, azatbız,
mäñgelek qıyblabız ul irek.
İzge anttan dünmäbez,
antıbızdan dünmäbez:
Qoyaş nurları sürelgänçe
üstererbez Watannı söyep,
Qoyaş nurları sürelgänçe
üstererbez Watannı söyep,
Qoyaş nurları sürelänçe
üstererbez Watannı söyep.

Гимнның язылу һәм үзгәртелү тарихы үзгәртү

Гимн 1821 елда ук, Чилидән килгән генерал Хосе де Сан Мартин (Jose de San Martin) бәйсезлек игълан иткән вакытта, “Перу милли маршы” исеме белән кабул ителгән. Кушымтасының беренче буенча, Somos libres, seámoslo siempre (“Без азат, мәңге азат булырбыз”) дип тә атаганнар.
Генерал, эшне озакка сузмыйча, гимн сайлау өчен ачык конкурс оештырган. Бу хакта белдерү хөкүмәт матбугатында 7 августта басылып чыккан булса, шул ук елның 23 сентябрендә яңа шигъри-музыкаль символны Лима шәһәре театрында җәмәгатьчелеккә тәкъдим иткәннәр. Перуанлылар гимнны беренче мәртәбә җырлап күрсәткән кешене дә хәтерлиләр: Роза Мерино (Rosa Merino) исемле һәм бик ягымлы сопрано тавышлы ханым булган ул. Ә оркестр белән музыка авторы дон Альседо идарә иткән.
Гимн Перуның үз бәйсезлеген вакытлыча югалткан елларда да (1821-1824), аннан соң да халык күңелендә һәм тормышта яшәвен дәвам иткән. Боливар гаскәрләренең килүе 1824 елда испан бәйлелегенә ахыргача чик куйган.
Азатлык яулаган еллардан башлап XXI гасыр башына кадәр гимнның беренче куплеты, кушымтасы белән бергә, рәсми вариант дип саналган. 1910 елда аның текстын аз гына үзгәрткәннәр.

Coro.

1. Largo tiempo el peruano oprimido
La ominosa cadena arrastró,
Condenado a cruel servidumbre
largo tiempo, largo tiempo,
largo tiempo en silencio gimió.
Mas apenas el grito sagrado
¡Libertad en sus costas se oyó!
La indolencia de esclavo sacude,
la humillada, la humillada,
la humillada cerviz levantó,
la humillada cerviz levantó,
cerviz levantó.
Coro.

Кушымта.

1. Озак еллар Перу җәберләнеп,
Үлем богауларын өстерәде,
Рәхимсез изелүдә төкәнеп,
озак еллар, озак еллар,
озак еллар буе иңрәде.
“Диңгез яр буена — азатлык!”
Изге чакыруы яңгырады,
Без коллык чылбырларын ваттык,
һәм бөгелгән, һәм бөгелгән,
бөгелгән аркалар турайды,
бөгелгән аркалар турайды,
аркалар турайды.
Кушымта.

Тарихи хәтер, әлбәттә, теләсә кайсы милләт өчен бик кирәкле нәрсә. Ләкин үткәннәргә күз текәп кенә лаеклы киләчәк корып булмый. Шуңа күрә 2005 елда төрле тарафлардан гимнның рәсми өлешен (беренче куплетны) алмаштыру тәкъдимнәре ясалды. Перуның конституция мәхкәмәсе, гимнның беренче куплетын автор язмаган, аны халык соравы буенча гына керткәннәр, дигән нәтиҗә чыгарды. Тарихчылар, моны раслаучы документлар да бар, дип белдерделәр. Ниһаять, 2010 елда гимнның алтынчы куплеты, кушымтасы белән бергә, кануни рәвештә төп вариант итеп танылды.
Гимн җирле халыклар телләренә дә (кечуа, аймара) тәрҗемә ителгән. Гимнны җырлап бетергәч, солист яки башлап җырлаучы ¡Viva el Perú! (Яшәсен Перу!) дип әйтергә тиеш. Ә хор, тыңлаучылар һәм тамашачылар ¡Viva! (Яшәсен!) дип җавап кайтаралар.

Гимнның икенче-бишенче куплетлары үзгәртү

2. Ya el estruendo de broncas cadenas
que escuchamos tre siglos de horror,
Que los libres al grito sagrado
que oyó atónito el mundo, cesó.
Por doquier San Martín inflamado,
libertad, libertad, pronunció,
Y meciendo su base los Andes
la anunciaron, también, a una voz.
Coro.

3. Con su influjo los pueblos despiertan
y cual rayo corrió la opinión;
Desde el istmo a las tierras del fuego
desde el fuego a la helada región.
Todos juran romper el enlace
que natura a ambos mundos negó,
Y quebrar ese cetro que España
reclinaba orgullosa en los dos.
Coro.

4. Lima cumple ese voto solemne,
y, severa, su enojo mostró,
Al tirano impotente lanzando,
que intentaba alargar su opresión.
A su esfuerzo saltaron los grillos
y los surcos que en si reparó,
Le atizaron el odio y venganza
que heredera de su Inca y Señor.
Coro.

5. ¡Compatriotas, no más ver la esclava
si humillada tres siglos gimió!
Para siempre jurémos la libre
manteniendo su propio esplendor.
Nuestros brazos, hasta hoy desarmados
estén siempre cebando el cañón,
Que algún día las playas de Iberia,
sentirán de su estruendo el terror.
Coro.

  1. https://es.wikipedia.org/wiki/Marcha_de_banderas