Башкортстан башлыгын сайлау (2024)

Башкортстан башлыгын сайлау (баш. Башҡортостан башлығын һайлау, рус. Выборы главы Башкортостана) ― Башкортстан Республикасы башлыгын сайлаулар 2024 елның 6-8 сентябрендә (бердәм тавыш бирү көнендә) узган. Әлеге сайлауларда республика башлыгы вазыйфага 5 елга сайлана. Гамәлдәге башлык Радий Хәбиров икенче срокка сайланган. Башкортстан башлыгы инаугурациясе 12 сентябрьдә уза[1].

← 2019   2029 →
Башкортстан башлыгын сайлау (2024)
2024 елның 6―8 сентябре
Кандидат Радий Хәбиров Артур Шәйнуров Иван Сухарев
Фирка Бердәм Россия КПРФ ЛДПР
Голосов 1,724,962
(80.21%)
149,492
(6.95%)
Кандидат Илшат Тимерьянов Владимир Нагорный
Партия Яңа кешеләр Гадел Россия

Башкортстан Республикасында республика Башлыгына кандидатларны теркәлгән сәяси партияләр генә тәкъдим итә ала. Башкортстан Башлыгына кандидат Росия Федерациясе гражданы булырга һәм яше буенча 30 яшьтән ким булмаска тиеш. Башлыкка кандидатларның чит ил гражданлыгы да, чит илдә яшәүгә рөхсәт кәгазе дә булырга тиеш түгел. Һәр кандидат теркәлү өчен муниципаль берәмлекләр депутатлары һәм башлыкларының ким дигәндә 5% ының имзаларын җыярга тиеш[2]. Шулай ук республика Башлыгына кандидатлар Федерация Советына 3 кандидатура тәкъдим итә һәм сайлауда җиңгән кеше соңрак тәкъдим ителгән кандидатлардан берсен Федерация Советына әгъза итеп билгели[3].

Кандидатлар

үзгәртү
Кандидатның исеме,

сәяси партия

Мәшгульлек Статус Сылтама
Радий Хәбиров

Бердәм Россия

  Башкортстан Республикасының гамәлдәге Башлыгы (2018–2024) Теркәлгән [4]
Владимир Нагорный

Гадел Россия

Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты (2018––2024) Теркәлгән [5][6]
Артур Шәйнуров

Коммунистлар партиясе

Уфа шәһәр советы рәисе урынбасары (2021–2024) Теркәлгән [7][8]
[9]
Иван Сухарев

ЛДПР

  Россия Дәүләт думасы депутаты (2011––2024) Теркәлгән [5][10]
Илшат Тимерьянов

Яңа кешеләр[d]

Эшмәкәр Теркәлгән [11]

Нәтиҗә

үзгәртү

Гамәлдәге башлык Радий Хәбиров икенче срокка сайланган. Башкортстан башлыгы сайлауларында 80,21% тавыш җыя. Барлыгы Радий Хәбиров өчен республиканың 1,724 миллионнан артык сайлаучысы тавыш биргән.

  • Артур Шәйнуров (КПРФ) — 6,95%,
  • Иван Сухарев (ЛДПР) — 4,98%,
  • Владимир Нагорный (Гадел Россия) — 4,26%,
  • Илшат Тимерьянов (Яңа кешеләр) ― 2,60% тавыш җыйган[12]

Искәрмәләр

үзгәртү