Башкортлар турында нигезләмә

Башкортлар турында нигезләмә (рус. "Положение о башкирах")— 1863 елның маенда Александр II раслаган башкортларның Россия дәүләте составында хокук урынын билгеләгән мөһим кәгазь. Документның проектын Ырынбур генерал-губернаторы Безак әзерли.

XIX гасыр уртасында Казакъстан Россиягә кушылгач Башкортстанның көнчыгыш чиге булудан туктаган.

Башкорт, типтәр, мишәр казакларын чик саклауга җәлеп итүнең кирәге калмаган.

1865 елның 2 июлендә патша хөкүмәте "Башкортлар белән идарә итүне хәрби ведомстводан ватандашлар ведомствосына бирү турында" карар кабул иткән.

Алар корылма түләүче дәүләт крестьяннәре катлавына кучерелгән. Бер вакытта кантун системасын бетерү — башкорт җирләрен басып алуга булышкан.