Барый Кинҗәгулов

Кинҗәгулов Барый Исмай улы (рус. Кинзягулов Барый Исмаевич) (1 июнь 1948 ел25 июнь 2018 ел) — партия һәм дәүләт органнары хезмәткәре, 1991 елдан Гафури районы халык депутатлары башкарма комитеты рәисе — Гафури районы администрациясе башлыгы.

Барый Кинҗәгулов
Туган 1 июнь 1948(1948-06-01)
Иске Янбәк, Адзитаровский сельсовет[d], Кырмыскалы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 25 июнь 2018(2018-06-25) (70 яшь)
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты

1990 елның 11 октябрендә БАССРның уникенче чакырылыш Югары Советының өченче сессиясендә республиканың дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткән Башкорт АССРының 12-нче чакырылыш Югары Советы депутаты, Халык мәгарифе, фән, мәдәният, милли һәм интернациональ традицияләр, тарихи мирасны саклау мәсьәләләре буенча комиссия әгъзасы.

Биографиясе үзгәртү

Барый Исмай улы Кинҗәголов 1948 елның 1 июнендә Башкорт АССРның Кырмыскалы районы Иске Янбәк авылында туган.

Милләте башкорт, югары белемле — 1971 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган.

Хезмәт юлын 1971 елда урта мәктәп директоры урынбасары булып башлый, аннары мәктәп директоры, Гафури районының халык мәгарифе бүлеге мөдире булып эшли.

1982-1985 елларда Гафури район советы башкарма комитеты рәисе урынбасары.

1985 елда район башкарма комитеты җитәкчесе.

1991 елдан Гафури районы халык депутатлары башкарма комитеты рәисе — Гафури районы администрациясе башлыгы. [1]

Гафури районы 193-нче Красноусол сайлау округыннан Башкорт АССРның 12-нче чакырылыш Югары Советының халык депутаты итеп сайлана. Башкортстан Республикасы Югары Советының халык мәгарифе, фән, мәдәният, милли һәм интернациональ традицияләр, тарихи мирасны саклау мәсьәләләре буенча комиссия әгъзасы.[2]

1996 елдан Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе булып 12 ел эшли.

2018 елның 25 июнендә вафат була.[3]

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • БАССР-ның 12-нче чакырылыш Югары Советы депутатлары исемлеге

Искәрмәләр үзгәртү

  1. // Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. — Т. 2. — Уфа, 2005.УДК 930 ISBN 5-8258-0204-5
  2. Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 34
  3. Башинформ. 26 июня 2018

Чыганаклар үзгәртү

  • Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 104

Сылтамалар үзгәртү

  • Кинҗәгулов Барый Исмай улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 30 май 2021)
  • 12 созыв (БАССР)