Бартоломе Гонсалес-и-Серрано

Бартоломе́ Гонса́лес-и-Серра́но (испан телендә: Bartolomé González y Serrano) — испан рәссамы.

исп. Bartolomé González y Serrano
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык Испания
Тугандагы исем исп. Bartolomé González y Serrano
рус. Бартоломе Гонсалес-и-Серрано
Испан исемендәге икенче фамилия Серрано[d]
Туу датасы 1564[2][3][4][…]
Туу урыны Вальядолид, Королевство Кастилия и Леон[d]
Үлем датасы 1627[2][3][4][…]
Үлем урыны Мадрид, Испания[1]
Һөнәр төре рәссам, пәртеритче
Башкарган вазыйфа придворный художник[d]
Укытучылары Патрисио Каксес[d] һәм Пантоха де ла Крус, Хуан[d]
Активлык урыны Мадрид
Активлык чорнының башы 1580[5]
Активлык чоры тәмамлануы 1628[5]
Жанр портрет[d]
Әсәрләр җыентыгы Прадо[d], Музей изобразительных искусств[d], Музей истории искусств[d], Баварские государственные собрания картин[d], Эрмитаж музее[d], Musée Massey[d], Cerralbo Museum[d] һәм Музей Боуз[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Файлы артиста по адресу Frick Art Research Library[d]
Commons Creator бите Bartolomé González y Serrano
 Бартоломе Гонсалес-и-Серрано Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1564 елда Вальядолидта туган. Живописьне шул ук шәһәрдә өйрәнгән. 1607 елдан да соң түгел Мадридка күчкән. Мадридта Гонсалес күбесенчә портретлар ясаган, беренче чиратта корольнең һәм король гаиләсе әгъзаларның. 1617 елдан бирле сарай яны рәссамы рәсми вазифасын биләгән. Портретларны барлыкка китергәндә Антонис Мор (як. 1519—1576), Алонсо Санчес Коэльо (як. 1531—1588) һәм Хуан Пантоха де ла Крус (1553—1608) кебек алдан килүчеләре художество традицияләренә ориентирланган.
1607 елдан 1697 елга кадәр, егерме ел буена, Гонсалес король гаиләсе әгъзаларының туксан бер портретын ясаган (шул вакытта хөкем иткән монархны — Филипп III-нең бабаларын сурәтләүче башка рәссамнарның эшләреннән күпсанлы күчермәләрне кертеп). Гонсалес бизәкләрне һәм киемнәрне сурәтләүдә җентеклелеге белән абруй тоткан. Ул шулай ук дини эчтәлекле берничә картина ясаган («Иоанн Чукындыручы», «Мисырга барышлый ял»), алар рәсми портретларга караганда корырак ясалып, Караваджо йогынтысын күрсәтә.
Шулай ук Гонсалес натюрмортлар, пейзажлар, король гаиләсенә карамаган шәхесләр портретларын һәм башка осталар (хосусан, Рафаэль һәм Тициан) картиналарының күчермәләрен ясаган. Рәссам мирасының бу өлеше әз мәгълүм һәм җитәрлек ачыкланмаган.
1627 елда Мадридта вафат булган.

Галерея

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү