Барон Майгель - Михаил Булгаковның "Мастер һәм Маргарита" романында персонаж. Беренче тапкыр 23 нче бүлектә күренә. Иблис каршындагы балда корбан була: аның каны Воландның литургия касәсенә салына.

Прототиплар үзгәртү

Барон Майгель образы бик җыелма, булгаковчылыкта өч реаль прототипны аерып күрсәтәләр:

  • элеккеге барон Борис Штейгер , Киевта туган, 20-нче һәм 30-нчы елларда Мәскәүдә РСФСР Мәгариф Халык комиссариаты Коллегиясенең тышкы бәйләнешләр буенча вәкиле булып эшләгән. Ул чит ил кешеләренең совет гражданнары белән багланышларын күзәткән һәм чит ил дипломатларыннан совет куркынычсызлык органнарын кызыксындырган мәгълүматларны табарга тырышкан. Штайгер 1938 елда репрессияләнә.
  • Петропавловск крепосте коменданты барон Егор Майдель. Зыялы, телләр белүче һәм әңгәмәдә яхшы кеше барон Майгель донослар корбаннарына бик рәхимсез. Майдельда нәкъ шундый: граф алдында аңа карата уңай фикер тусын өчен күп тырышып, төрмәдәгеләрне бик җәзалый.
  • Ленинград әдәбиятчысы Михаил Майзель.

Сылтамалар үзгәртү