Балдугийн Шарав
Балдуги́йн Ша́рав (шулай ук Ма́рзан Ша́рав; монгол телендә: Балдуугийн Шарав; 1866—1939) — монгол рәссамы, портретист, агитацион плакат остасы һәм иллюстратор, хәзерге заман монгол нәфис сәнгате нигезләүчесе.
монг. Балдуугийн Шарав | |
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык |
Чиң династиясе Монголия в период правления Богдо-хана[d] Монголия Халык Республикасы[d] |
Туу датасы | 1869[1][2] |
Туу урыны | Чиң династиясе |
Үлем датасы | 1939[1][2] |
Үлем урыны | Улан-Батор, Монголия Халык Республикасы[d] |
Һөнәр төре | рәссам |
Башкарган вазыйфа | придворный художник[d] |
Спонсор | Богдо-гэгэн VIII[d] |
Жанр | портрет[d], Танка[d], постер[d] һәм иллюстрация[d] |
Автор буларак авторлык хокуклары халәте | автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d] |
Балдугийн Шарав Викиҗыентыкта |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүИртә еллары һәм белем алуы
үзгәртүШарав 1869 елда Тышкы Монголиянең Дзасагту-хан аймагының Дзасагту-хан хошунында туган (хәзерге зманда Говь-Алтай аймагының Тайшир сомонында, “Ак үткел кышлавы” (монгол телендә: Цагаан давааны өвөлжөө). Ул Норжин дигән ялгыз ананың өч улының икенчесе булган, шуңа күрә әтисенең исеме урынына әнисе ягыннан бабасы буенча Балдугийн дип атала башлаган. Күчмә ламадан килеп чыгышлы бала буларак хошун монастыре Арын-хурэга бирелгән булган, анда хуварак булган һәм Лувсаншарав Будда исемен алган. Монастырьда Шарав Буддачылык иконографиясен өйрәнә башлаган һәм живописька бик яхшы сәләтләр күрсәткән (шулай, алдан сызыклы рәсем ясамыйча танка иконасын ясый алган, ә берьюлы дөге бөртегендә бурханны сурәтләгән дип сөйләгәннәр). Арын-хурэда 10 ел яшәп 1889 елда Шарав Ватаныннан киткән һәм җәяү монгол башкаласы Ургага кадәр барып җиткән.[3]
Ургада тормышы һәм эше
үзгәртүУргада Шарав аның туган хошуны теркәлгән Бизья-аймакта, аның настоятеле дархан-цорджи Лувсандондовның кухня йортында; аннан соң Балдан-Хачин лама йортында тора башлаган. Шарав художество белем алуын дәвам иткән, шул ук вакытта танка язуга заказлар белән акча эшләгән. Урга Маймаченының бозыклы оешмаларына еш йөргән; таплы шакмак комарлы уены белән мавыккан. XIX гасыр ахырына инде Шарав Гандантэгченлин, Зуун сумэ һәм 1904-1908 елларда яңа төзелә торган Богдо-гэгэнның ир туганының һәм Монголиянең дәүләт оракулы Лувсанхайдавның киләчәк резиденция Чойжин-лама храмы кебек Урга дини үзәкләрен бизәүдә катнашкан үз художество остаханәсен барлыкка китергән. Киләсе ике унъеллык дәвамында бу остаханә монгол иконографиясенең тулы канлы яңа мәктәбенә эволюцияләгән, бу мәктәпнең күренекле вәкилләренең берсе Д. Манибадар булган.
Шул вакыт мизгеленә Шаравның тибет-монгол иконографиясенең традицион стилендәге мәшһүр эшләренең берсе — «Яшел Тара» карый.
Тора-бара Шарав мәшһүр булып киткән; 1910-ынчы еллар башында Монголиянең Буддачылык иерархиясенең җитәкче шәхесләрнең рәт портрет эшләрен барлыкка китергән: Шабин ведомствосының җитәкчесе Бадамдоржның заказларын башкарган, Лувсандовдовның портретын ясаган, ә аның аша Богдо-гэгэн һәм аның хатыны Дондогдулам портретларын ясауга заказ алган. Фотографиядән ясалган бу портретларда композицион планда традиция рухына шактый туры килерлек итеп, Шарав яктылык-күләгә (монгол телендә: гэрэл зураг) кебек яңалык куллана [4] һәм шулай ук портрет охшашлыгына ирешә, гәрчә Буддачылык иконографиясе өчен ул мәҗбүри таләп булмаса да.
Моның белән параллель рәвештә Шарав көнкүреш тасвирлавы живописе белән дә шөгыльләнгән. XX гасыр башында ул күчмәләрнең көнкүреш тормышына багышланган берничә масштаблы панно барлыкка китергән: «Алашалрны саву», «Монголиядә бер көн». Аларның беренчесе бөтен дәвамлыгында халык кымыз бәйрәм итүенең йолаларының сурәтләве булып тора, ә икенчесе күп төрле аспектларында монголларның гадәти тормышын күрсәтә. Традиция буенча, нәкъ менә аңа рәхмәтле Шарав Марзан – “шамакай” кушаматын алган: Богдо-гэгэн тукымага караганда, башка анда сурәтләнгән жанр сәхнәләреннән кала пар сөяркәләр һәм аларга посып килүче ирне күреп алган.
Халык инкыйлабыннан соң иҗаты
үзгәртү1921—1924 ел Халык инкыйлабыннан соң Шарав МНРП-ның актив яклаучысы булган, Сухэ-Батор һәм Цэрэндорж портретларын ясаган; берничә мәртәбә В. И. Ленинны ясаган («Ильич лампочкасы» плакаты, һәм шулай ук турыдан Ленин портретын, ул соңрак Сухэ-Батор тарафыннан үзенең кабинеты өчен сайланган булган).
Шарав монгол агитацион плакатының барлыкка китерүчесе булган. Шаравның беренче плакаты – «Нык һәм нык булмаган йорт». Нык булмаган йорт Богдо-гэгэнның банкротланган автоном хөкүмәтен чагылдырган, ә ныгы – яңа, халык МНРП хөкүмәтен чагылдырган. Аның рәсемнәре буенча яңа Монголиянең беренче акча тамгалары һәм беренче монгол почта марклары барлыкка китерелгән булган. [5]
Шарав үзен рәссам-иллюстратор буларак та эшләтеп караган; шулай ул Даниэль Дефоның «Робинзон Крузо» романының монгол басмасы өчен рәт иллюстрация барлыкка китергән [6]
Кызыклы фактлар
үзгәртү- Гәчрә Шарав исеме — ул тибет Шераб (Калып:Lang-bo-w — хикмәт) дини исеменең монгол транскрипциясе булса да, Шарав турында рус телле әдәбиятта аның исеме монгол телендәге “шар” сүзеннән, ягъни “сары, җирән” дигән сүздән килеп чыккан дигән раслама очрый.
Әдәбият
үзгәртү- Ломакина И. И. Изобразительное искусство социалистической Монголии, Улан-Батор, 1970;
- Ломакина И. И. Марзан Шарав`, М., Изобразительное искусство, 1974
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Faceted Application of Subject Terminology
- ↑ 2,0 2,1 MAK
- ↑ Ломакина И. И. Монгольская столица, старая и новая. — М., Тов-во научных изданий КМК, 2006. — ISBN 5-87317-302-8 — c. 78
- ↑ Бадмажапов Ц.-Б. Буддийское изобразительное искусство // Буряты. М.: Наука, 2004. — ISBN 5-02-009856-6 — с. 469
- ↑ Искусство социалистических стран Азии и Латинской Америки. Всеобщая история искусств. Т.6, кн.2., 1966
- ↑ Д. Гангаа. Марзан Шарав марзан хүн биш (2009)