БайталлыБашкортстанның Кушнаренко районындагы татар авылы, Рәсмәкәй авыл советына карый. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 445 кешенең яшәве мәгълүм.

Байталлы
Карта
Ил Россия
Җөмһүрият Башкортстан
Район Кушнаренко районы
Координатлар 55°2'52.8"тн, 55°7'49.4"кнч
Халык саны 485 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселман-сөнниләр
Сәгать кушагы UTC+5, җәен UTC +6
Почта индексы 452243

Демография үзгәртү

1917 елда авыл хуҗалыгы сан алу вакытында Уфа өязе Бакай вулысы, Байталлы авылында 187 хуҗалыкта 1038 кеше яши (башкортлар).[1]

Халык саны
2010[2]
445

1920, 1926, 1959 һәм 1970 елларда авыл халкы үзен татар итеп таный,[3] 1979 тулысынча һәм 2002 елда өлешчә (50%) ялгыш рәвештә башкорт итеп яздырганнар[чыганагы?].

Җитештерү тармагы үзгәртү

КФХ «Байталлы»

Мәгариф үзгәртү

Авылда татар урта мәктәбе уңышлы эшләгән. 2006 елда мәктәп коллективы Россия президентының 1 млн күләмендәге грантка ия булган. Мәктәпне 17 ел буе җитәкләүче директор Илфир Котдусов башкорт телен татар теле урынына укытырга каршы булуын яшереп тормаганга күрә Башкортстан чиновниклары белән каршылыкка керә. Каршылык иң югары ноктага 2006 елның “август педсоветының” тантаналы җыелышында менә. Котдусов Президент Дмитрий Медведев һәм Мортаза Рәхимов каршында бу эшнең ата-ана ризалыгыннан башка эшләнүен сөйли. Нәтиҗәдә 2007 елның мартында ул эшеннән бушатыла, аңа каршы ялган җинаять эше кузгатыла һәм ул кулга алына. Укытучылар бу карар белән килешмичә, район үзәгендә митинг оештырып карый, Котдусовны чыгаруны дәгвалап 850 имза җыя.[4]

Директорның принципиальлеге мәктәпкә аеруча кыйммәткә төшә. Грант акчасына алынган җиһазларны, шул исәптән җинел машина районның ул чактагы башлыгы файдасына “конфискацияләнә”[5]. Директор кәнәфиенә утыртылган җитәкче төрле сәбәпләр табып коллективны куып тарата. Республика күләмендәге үрнәк мәктәп тугыз еллыкка калдырыла.[6]

Мәдәният үзгәртү

Байталлы авылы мәдәният йорты янындагы тальянчылар ансамбле (җитәкчесе И. И. Әхмәтҗанов) үрнәк булып тора.

Географик урынлашу үзгәртү

  • район үзәгенә кадәр (Кушнаренко): 17 км
  • якындагы тимер юл станциясенә (Уфа): 76 км

Искәрмәләр үзгәртү

  1. М. И. Роднов Материалы всероссийской сельскохозяйственной и поземельной переписи 1917 г. по Уфимской губернии (Белебеевский, Бирский и Уфимский уезды)(үле сылтама)
  2. https://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw?url=http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/2f055a804e303140ba45fe3bf8d20d64/%D0%A7%D0%B8%D1%81%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D0%BE%D1%81%D1%82%D1%8C+%D0%BD%D0%B0%D1%81%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D1%8F+%D0%BF%D0%BE+%D0%BD%D0%B0%D1%81
  3. Список татарских сельских населенных пунктов Башкирской ССР, национальность жителей которых претерпела изменения по данным за 1926-79 гг., archived from the original on 2012-06-08, retrieved 2011-07-01 
  4. Директора образцовой школы увольняют за отказ ввести изучение башкирского языка
  5. Башкортстанның күренекле ул функционеры бүген кылган җинаятьләре өчен иректән мәхрүм итү учреждениеләрнең берсендә утыра, Котдусов исә югары даирәдәге мәхкәмә тарафыннан тулысынча акланып иреккә чыга
  6. Сәгыйдулла Хафизов. Күз тидеме сиңа, Байталлы? «Кызыл Таң». 19.03.2011(үле сылтама)

Сылтамалар үзгәртү