Ачылмалы күпер - хәрәкәтле өлешләр белән җиһазландырылган күпер. Кагыйдә буларак, ачылмалы күперләрне гадәттә көймәләр йөрешле елгалар яисә каналлар аша йортлар тыгыз салынган районнарда, җир өсте транспортны һәм көймәләр йөрешен башкача аерып булмаганда төзелә.

Өстенлекләре: көймәләр йөрешен тәэмин итәр өчен ачылмалык күпергә биек торыклар кирәкми (димәк, биек терәкләр һәм озын керү юллары да кәрәкми). Кимчелекләре: ачылмалы күпер механизмнары ремонтны һәм техник хезмәт күрсәтүне таләп итә; көймәләр үтеп барганда җирдән йөри торган транспорт күпердән үтә алмый.