Ачыкорлыклылар

орлыклы үсемлекләр төркеме

Ачыкорлыклы үсемлекләр (лат. Gymnospérmae, Pinophуta) — орлыклы үсемлекләрнең өске девонда, якынча 370 млн ел элек барлыкка килгән борынгы төркеме. Төньяк ярымшарда киң таралганнар.

Ачыкорлыклылар
Халыкара фәнни исем Gymnospermae Prantl, 1874
Таксономик ранг бүлек[d]
Югарырак таксон Embryophyta siphonogama[d][1], семенные растения[d] һәм Anthophyta[d][2]
Шушы чыганакларда тасвирлана Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d], Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d] һәм Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d]

 Ачыкорлыклылар Викиҗыентыкта

Атамалары төп сыйфатларын ассызыклый: орлык яралгылары һәм алардан үскән орлыклар, ябыкорлыклылардан аермалы буларак, йомык капчыкка урнашмаганнар. Чәчәкләре юк. Җимшән гадәттә бер яки берничә орлык утыра торган гади тәңкәдән гыйбарәт, ә кайвакыт ул тәңкә дә үсеш алмый.

«Gymnospérmae» терминын 1825—1827 елларда шотланд ботанигы Робертом Броуном («броун хәрәкәтен» ачучы) тәкъдим итә[3], ул беренче булып ачыкорлыклылар белән ябыкорлыклыларның принципиаль аермалыкларына игътибар итә. Русча терминны, ихтимал, профессор А. Н. Бекетов[4] керткән.

Бүгенге көндә 1100 төрне үз эченә алалар.

Гомуми тасвирлама

үзгәртү

Берничә классны берләштерә; ылыслылар классы аеруча киң таралган. Ылыслыларның барлык төрләре дә диярлек агачлар. Сабакларының аркылы кисемендә юка кабыгы, нык үсеш алган үзагачы һәм тулы үсеш алмаган үзәге аерылып тора. Ачыкорлыклылар үзагачы нигездә трахеидлардан гыйбарәт. Күп төрләренең кабыгында һәм үзагачында сумала, эфир майлары һ.б. матдәләр белән тулган каналлар бар. Ылыслыларның күпчелеге каты яфраклы, энәсыман һәм уңайсыз һава шартларында да коелмый.

Кулланылыш һәм таралу

үзгәртү

Татарстанда өч семьялыкка кергән үсемлекләр – наратчалар (нарат, чыршы, ак чыршы, карагай), кипарисчалар (артыш) һәм кызылчалар (дала кура җиләге) очрый.

Декоратив үсемлекләр.

Ылыслыларның үзагачы – төзү материалы, кәгазь җитештерү өчен чимал.

Медицинада нарат бөреләре, ак чыршы мае кулланыла.[5]

Ачыкорлыклы үсемлекләрнең классификациясе

үзгәртү
 
«Брокгауз һәм Ефронның энциклопедик сүзлегеннән» иллюстрация

Ачыкорлыклыларны элек орлыклы үсемлекләр арасында (Spermatophyta төркеме, 1882—1952), соңрак көпшәле үсемлекләрдә (Tracheophyta төркеме, 1950—1981) махсус Gymnospermae классына керткәннәр. Бу класс ылыслылар һәм аларга охшаш берничә казылма төрне үз эченә ала торган була.

Ачыкорлыклылар башка югары үсемлекләрдән (абагасыманнар һәм чәчәклеләр) аерылып торуларына карамастан, казылмалар озак вакыт дәвамында чәчәклеләрнең ачыкорлыклардан килеп чыгуына дәлил булып саналалар. Шунлыктан таксон парафилетик булып чыга (хәзерге кладистика монофилетик  — бер ата-бабадан килеп чыккан, шул затның барлык нәселен берләштерүче таксоннарны гына кабул итә). Кайбер ДНК тикшеренүләре аларның, ихтимал, монофилетик төркем булуларын раслый[6].

Бүгенге көн ачыкорлыклыларын бер рангның биш таксонына бүләләр (заманча басмаларда мондый ранг буларак күбесенчә класс кулланыла), шул ук вакытта чәчәкле булмаган дүрт төркемне чәчәклеләрдән аеру өчен «ачыкорлыклылар» терминын кулланалар, тик бу очракта аны таксон буларак карамыйлар[6]:

Бүгенге флора ачыкорлыклыларының соңгы классификациясе Christenhusz et al. (2011) хезмәтендә урын алган.[7] Анда 1080 төр һәм 83 ыругны берләштергән 12 семьялык күрсәтелгән. (Christenhusz & Byng 2016[8]).

Cycadidae асклассы

  • Cycadales тәртибе
    • Саговниклар семьялыгы: Cycas
    • Замиацея семьялыгы: Dioon, Bowenia, Macrozamia, Lepidozamia, Encephalartos, Stangeria, Ceratozamia, Microcycas, Zamia.

Ginkgoidae асклассы

  • Гинкголар тәртибе
    • Ginkgoaceae семьялыгы: Ginkgo

Gnetidae асклассы

  • Вельвичияләр тәртибе
    • Вельвичияләр семьялыгы: Welwitschia
  • Gnetales тәртибе
    • Gnetaceae семьялыгы: Gnetum
  • Ephedrales тәртибе
    • Ephedraceae семьялыгы: Ephedra

Pinidae асклассы

  • Наратлар тәртибе
    • Наратчалар семьялыгы: Cedrus, Pinus, Cathaya, Picea, Pseudotsuga, Larix, Pseudolarix, Tsuga, Nothotsuga, Keteleeria, Abies
  • Araucariales тәртибе
    • Араукарияләр семьялыгы: Araucaria, Wollemia, Agathis
    • Подокарплар семьялыгы: Phyllocladus, Lepidothamnus, Prumnopitys, Sundacarpus, Halocarpus, Parasitaxus, Lagarostrobos, Manoao, Saxegothaea, Microcachrys, Pherosphaera, Acmopyle, Dacrycarpus, Dacrydium, Falcatifolium, Retrophyllum, Nageia, Afrocarpus, Podocarpus
  • Cupressales тәртибе
    • Сциадопитислар семьялыгы: Sciadopitys
    • Кипарисчалар семьялыгы: Cunninghamia, Taiwania, Athrotaxis, Metasequoia, Sequoia, Sequoiadendron, Cryptomeria, Glyptostrobus, Taxodium, Papuacedrus, Austrocedrus, Libocedrus, Pilgerodendron, Widdringtonia, Diselma, Fitzroya, Callitris (Actinostrobus һәм Neocallitropsis кертеп), Thujopsis, Thuja, Fokienia, Chamaecyparis, Callitropsis, Cupressus, Juniperus, Xanthocyparis, Calocedrus, Tetraclinis, Platycladus, Microbiota
    • Тисчалар семьялыгы: Austrotaxus, Pseudotaxus, Taxus, Cephalotaxus, Amentotaxus, Torreya

Ачыкорлыклыларга шулай ук берничә юкка чыккан төркемне дә кертәләр, алар арасында:

  • Беннетитлар (Bennettitopsida)[9][10].
  • Орлыклы абагалар, яки Птеридоспермнар.

Бүгенге ачыкорлыклылар

үзгәртү

Бүгенге көндә бик аз төрләре сакланган. The Plant List (2013) мәкълүматы буенча —1100 тирәсе[11]), бары тик ылыслылар вәкилләре кайбер урыннарда киң таралуга ирешә[6].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 Энглер А., Гилг Э. Ф. Syllabus der Pflanzenfamilien: Eine Übersicht über das gesamte Pflanzensystem mit besonderer Berücksichtigung der Medizinal- und Nutzpflanzen nebst einer Übersicht über die Florenreiche und Florengebiete der Erde zum Gebrauch bei Vorlesungen und Studien über spezielle und medizinisch-pharmazeutische Botanik — 9 — 1924.
  2. 2,0 2,1 Веттштейн Р. Handbuch der Systematischen Botanik — 1935.
  3. C.M.Goveil. . — ISBN 8182830540.
  4. Голосеменные // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  5. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/achykorlyklylar Онлайн - энциклопедия Tatarica
  6. 6,0 6,1 6,2 Страсбургер, 2007
  7. Christenhusz, M.J.M.; Reveal, J.L.; Farjon, A.; Gardner, M.F.; Mill, R.R.; Chase, M.W. {{{башлык}}}(ингл.) // Phytotaxa : journal. — Т. 19. — С. 55—70. Архивировано из первоисточника 25 февраль 2021.
  8. Christenhusz, M. J. M.; Byng, J. W. {{{башлык}}}(ингл.) // Phytotaxa : journal. — Т. 261. — С. 201—217. Архивировано из первоисточника 29 июль 2016.
  9. Фёдоров (ред.), 1978
  10. Яковлев и др., 2008
  11. Gymnosperms (en). әлеге чыганактан 2017-06-06 архивланды. // The Plant List (2013). Version 1.1.(Тикшерелгән 15 февраль 2015)

Әдәбият

үзгәртү
  • Кадерайт Й. В. Система Spermatophytina // Ботаника. Учебник для вузов: в 4 т. = Lehrbuch der Botanik für Hochschulen. Begründet von E. Strasburger, F. Noll, H. Schenck, A. F. W. Schimper. / 35. Auflage neubearbeitet von Peter Sitte, Elmar W. Weiler, Joachim W. Kadereit, Andreas Bresinsky, Christian Körner / П. Зитте, Э. В. Вайлер, Й. В. Кадерайт, А. Брезински, К. Кёрнер; на основе учебника Э. Страсбургера [и др.]; пер. с нем. Е. Б. Поспеловой, К. Л. Тарасова, Н. В. Хмелевской. — 35-е немецкое издание. — М. : Издательский центр «Академия», 2007. — Т. 3. Эволюция и систематика / под ред. А. К. Тимонина, И. И. Сидоровой. — С. 399—415. — 576 с. — 3000 экз. — ISBN 978-5-7695-2741-8. — ISBN 978-5-7695-2746-3 (Т. 3) (рус.), ISBN 3-8274-1010-X (Elsevier GmbH) — УДК 58(075.8)
  • Козубов Г. М., Муратова Е. Н. Современные голосеменные. — Л.: Наука, 1986
  • Яковлев Г. П., Челомбитько В. А., Дорофеев В. И. Ботаника: учебник для вузов / под ред. Р. В. Камелина. — 3-е издание испр. и доп.. — СПб. : СпецЛит, 2008. — С. 44—45, 365—384. — 687 с. — 3000 экз. — ISBN 978-5-299-00385-7.
  • Жизнь растений. В 6-ти т. / Гл. ред. Ал. А. Фёдоров. — М. : Просвещение, 1978. — Т. 4. Мхи. Плауны. Хвощи. Папоротники. Голосеменные растения. Под ред. И. В. Грушвицкого и С. Г. Жилина. — С. 257—420. — 447 с. — 300 000 экз.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү