Наратлар (тәртип)

Наратлар, шулай ук ылыслылар (лат. Pinales, шулай ук — Coniferales) — Pinopsida сыйныфының биологик тәртибе, үз эченә безнең көнгә килеп җиткән барлык ылыслы үсемлекләрне колачлаган: кедр (эрбет агачы), нарат, чыршы, ак чыршы (пихта), карагач, секвойя, кипарис, артыш һәм тиле нарат (тис).

Наратлар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Pinales Gorozh., 1904[1][2]
Таксономик ранг тәртип[1][2]
Югарырак таксон Pinopsida[d] һәм Pinidae[d][1][2]
Таксонның халык атамасы صنوبريات, İynəyarpaqlılar, Pinal, borovicotvaré, Conwydden, Gran-ordenen, Koniferen, Πευκώδη, Conifers, Pinaloj, Okaspuulaadsed, کاج‌سانان, Mäntymäiset, מחטיים, पायनालेज़, Borolike, Fenyőalakúak, Ասեղնատերևավորներ, マツ目, 구과목, Пожум чукӧр, Nolholzplanzen, Priežu rinda, Боровидни, Furuordenen, Bartrær, Sosnowce, چیڑورگے, Сосновые, Goahccemuorat, Borolike, Trieda ihličiny, borovci, Ред борова, Tallordningen, ʻakau paini, İğne yapraklılar, Наратлар, Соснові, Ignabargli oʻsimliklar, Bộ Thông, 松柏目 һәм 松目[3]
Җимеш төре шишка[d]
PAEnflowered taxon URL paenflowered.org/apgii/pinales
 Наратлар Викиҗыентыкта

Наратлар рәтенә (Finales) — наратчалар гаиләлеге (Pinaсеае) гына керә. Бу — ылыслылар арасында иң эре гаиләлек. Алар, киң таралуы һәм зур күләмдә биомасса туплау буенча, чәчәкле үсемлекләр семьялыкларын да уздыра. Семьялыкта 10 ыруг һәм 250 гә якын төр исәпләнә. Ареалы — нигездә Төньяк ярымшар. Бары тик Меркуза нараты (Pinus mercusii) гына экватор аша Көньяк ярымшарга үтеп керә. Наратчалар — мәңге яшел, кайбер төрләре яфрагын кою-чан, агаччыл, яки куакчыл үсемлекләр (82 рәс.) Яфраклары энәсыман, кабырчыксыман, сирәк кенә тар ланцентсыман формада. Бәбәктә 2—7 ел утыра. Яфракларның зурлыгы төрлечә. Мәсәлән, ак кайрылы ак чыршының (Abies nephrolepis) яфраклары бик вак була, ә сазлык наратының (Pinus palustris) ылыслары 45 см га кадәр җитә.[4]

Искәрмәләр үзгәртү