Аучылар һәм төлкеләр

Аучылар һәм төлкеләр татар халык уены.

Аучылар һәм төлкеләр
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
мәйданчык
Физик активлык

Уйнау тәртибе үзгәртү

Уен мәйданчыкта бара. Җиргә диаметры 5—6 метр булган түгәрәк сызалар. Уйнаучылар ике төркемгә: аучыларга һәм төлкеләргә бүленәләр. Аучылар түгәрәк эчендә, төлкеләр түгәрәкнең тышына урнаша, һәр аучы янына 1,5—2 метр озынлыкта бау куела. Аның очы бераз түгәрәкнең тышына чыгып торырга тиеш. Төлкеләр төрле юллар белән (куллары һәм аяклары ярдәмендә, яткан килеш һ. б.) бауны түгәрәктән чыгарырга тырышалар. Аучы төлкенең кулына сугып, үзенең бавын саклый. Ләкин ул сызыктан читкә чыгарга тиеш түгел. Әгәр төлке бауны урыныннан кузгата алмаса, ул уеннан чыга. Ә инде төлке бауны аз гына тартса да, аны кире урынына куярга ярамый. Уен бер төркем җиңгәнчегә кадәр дәвам итә.

Чыганаклар үзгәртү