Атетоз (бор. грек. ἄθετος — тотрыксыз) — аяк-кулларның, йөзнең, гәүдәнең акрын тоник көзән җыеруыннан гыйбарәт гиперкинез (патологик ирексез хәрәкәтләр). Ул дистония белән хорея арасында тора һәм бу гиперкинезларның үзенчәлекләрен берләштерә.

Атетоз
Классификация һәм тышкы ресурслар
DiseasesDB 16662
MeSH Калып:Mesh2

Аяк-кулларның дисталь бүлекләрендә акрын, ирексез, стереотиплы, хәрәкәтләр белән аерылып тора, алар аяк-кулларның проксималь бүлекләренә, шулай ук баш, тел, йөз мускулларына (иреннәрне сузу, авызны янтайту, гримасалар ясау) таралырга мөмкин.

Көзән җыеру дәрәҗәсе төрле, ул әле бер, әле икенче мускул төркемнәрендә өстенлек итә, нәтиҗәдә бу мәҗбүри ирексез хәрәкәтләр акрын, суалчан сыман, мускуллар буйлап йөзгән кебек. Атетозның мөһим билгеләре булып мускулларның үзгәрүчән тонусы, вакытлыча контрактуралар формалашуы тора.

Атетоз баш мие өлешләре: базаль ганглийлар, койрыклы төш янында сызыклы тәнчек зарарланганда барлыкка килә һәм кабык параличының бер төре булып тора. Гадәттә бу балачакта (тугандагы җәрәхәт, сары төшү, инсультларда һ.б.) килеп чыга. Аны эффектив дәвалау ысуллары әле эшләнелмәгән.

Беренче тапкыр 1870 елда америка табибы Уильям Хаммонд тарафыннан тасвирлана һәм кайвакыт аның исеме белән атала.

Сылтамалар

үзгәртү