Ататүркчелек

Ататөрекчелек яки Кемальчелек (төр. Atatürkçülük) — Мостафа Кемаль Ататөрек тарафыннан игълан ителгән төрек милли идеологиясе. Бүгенгәчә Төркиянең рәсми идеологиясе булып тора.

Әмма бүгенге кемалчеләр бу идеологияне Өченче дөнья илләренә генә туры килә дип саныйлар.[1]. Америка политологы Самюэль Хантингтон да бу карашта тора. Ул аеруча кемалчылыкта көнбатышлаштыруны һәм үткән буын мәдәни мирасыннан аеруны тәнкыйтьли[2].

Ататөрекчелек нигезендә 6 пункт (алты ук төр. Altı Ok) ята. Беренче дүрт ук 1927 елда формалаштырыла, 1931 елда тагын икәү өстәлә һәм 1937 елда бу алты ук конституциягә беркетелә.

«Алты ук»Үзгәртү

 
Алты ук символы

ҖөмһүриятҮзгәртү

Җөмһүриятчелек (төр. Cumhuriyetçilik) — абсолют монархияле Госманлылар империясе урынына конституцион демократик республика төзү. Югары хакимиятне сайлау һәм аның халык алдында җавап тотуы. Төркия республика дип 1923 елдан атала башлый.

МилләтчелекҮзгәртү

Милләтчелек (төр. Milliyetçilik — үз гражданнарын ватанпәрвәрлек хисләрендә тәрбияләү, этник һәм ватандашлыкны бер итү.[3]. Бүген моның аркасында Төркиядә көрд сепаратчылыгы бар.

ХалыкҮзгәртү

Халыкчылык (төр. Halkçılık) — сыйныфара тигезсезлекне һәм сословияләрне юк итү. Төркия бөек милли җыелышын оештыру.[4]

ЛаиклыкҮзгәртү

Лаицизм, секуляризм (төр. Laiklik) — дәүләтнең исламнан аерылуы, дөньяви яши башлау. Шәригать хокукын бетерү.[5].Төркиядә кемализм принциплары башлангыч мәктәптән үк төрек балаларына җентекләп өйрәтелә.

ДәүләтҮзгәртү

Этатизм, дәүләтчелек (төр. Devletçilik) — алгы рольдә дәүләт торган катнаш икътисад төзү. Национализация.

ИнкыйлабҮзгәртү

Инкыйлабчылык (төр. İnkılapçılık) — көнбатышлаштыру һәм традицион җәмгыять хәләтенә каршы көрәш.[6][7][8]. Моның ачык мисалы булып төрек язуын латинлаштыру һәм хатын-кызларга сайлау хокукы бирү тора.

Шулай ук караҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Введение фамилий и кемализм, archived from the original on 2021-02-25, retrieved 2012-12-25 
  2. Сэмюел П. Хантингтон. Столкновение цивилизаций и переустройство мирового порядка (отрывки из книги). Ответы Западу и модернизация, archived from the original on 2010-02-12, retrieved 2012-12-25 
  3. В. И. Данилов. Метаморфозы турецкого национализма 2008 елның 9 февраль көнендә архивланган.// Ближний Восток и современность. Сборник статей (выпуск девятый). М., 2000, cтр. 20-35
  4. В. И. Данилов. Метаморфозы турецкого национализма(үле сылтама)// Ближний Восток и современность. Сборник статей (выпуск девятый). М., 2000, cтр. 20-35
  5. Кемализм высшей пробы, archived from the original on 2008-04-03, retrieved 2008-04-03 
  6. Мухаметдинов Р. Ф. Зарождение и эволюция тюркизма. Казань, 1994, стр. 154 слл (PDF), archived from the original (PDF) on 2005-04-07, retrieved 2005-04-07 
  7. В. И. Данилов. Метаморфозы турецкого национализма// Ближний Восток и современность. Сборник статей (выпуск девятый). М., 2000, cтр. 20-35
  8. ДОБАЕВ И. П. ИСЛАМСКИЙ РАДИКАЛИЗМ: ГЕНЕЗИС, ЭВОЛЮЦИЯ, ПРАКТИКА 2008 елның 19 июнь көнендә архивланган.//Ростов-н-Д., 2003.

Тышкы сылтамаларҮзгәртү