Атака татар халык уены.

Атака
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
урам
Физик активлык
югары

Уйнау тәртибе үзгәртү

Балалар шобага әйтешләре ярдәмендә ике командага бүленеп кара-каршы тезелеп басалар. «Атакага» дигән команда буенча һәр ике команданың кырыйдагы кешеләре каршы командага таба йөгерә. Алар шул команданың позициясен әйләнеп чыгып үз сафына кире кайтып басарга тырыша. Әгәр ул каршы командадагылар тарафыннан тотылса, шул команда составында кала. Шулай уйный-уйный бер командада бер генә кеше кала. Соңгы кеше күрше командага арты белән бара һәм кемгә барып бәрелсә, аны үзе белән алып китә. Шулай итеп, тагын команда тулыландырыла бара. Уен шулай өзелмичә дәвам итә.

Чыганаклар үзгәртү