Ас татар халык уены.

Ас
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
урам
Физик активлык
югары

Уйнау тәртибе үзгәртү

Уенчылар аркалары белән тышка таба торып бер түгәрәк ясап басалар. Бер уенчы, кулына ярты метр чамасындагы бау тотып, түгәрәк тышында йөри. Ул: «Ас китте, күрдеңме?» дип, бер иптәшенең аркасына шуның белән сугып ала һәм үзе йөгерә. Сугылган кеше аны куып җитеп арканны алырга тырыша. Әгәр аркан алынса, арканын биргән кеше уеннан чыга. Тота алмаса, үзе уеннан чыга. Уен шул рәвешчә дәвам итеп, бер заман бер генә кеше кала. Ул җиңүче була.

Чыганаклар үзгәртү