Астрахани́т (блёдит[1]) — минерал, натрий һәм магнийның сулы сульфаты. Тозы караңгы төстә, хлорид-сульфат типлы Әстерхан өлкәсе күлләреннән һәм Кара-Богаз-Гол култыгыннан табыла. Na2SO4·MgSO4·4H2O. Башка, хәзерге вакытта киң таралган атамасы — блёдит — мәшһүр алман химигы К. Блёде хөрмәтенә (алман. Carl August Blöde; 1773—1820). Салкын суда эри, тәме бераз гына ачы-тозлы.

Астраханит. Формуласы:Na2Mg(SO4)2·4(H2O). Төсе:төссез, ак, аксыл-соры, кызылсу яки сары, зәңгәрсу-яшел. Үтә күренмәлеге: үтә күренмәле, яктылык үтә торган. Сингониясе: моноклин. Катылыгы:2,5 — 3. Тыгызлыгы:2,23.

Астраханит глаубер тозыннан (натрий сульфаты) Na2SO4 һәм ачы тоздан (магний сульфаты) MgSO4 тора. Сулыкларда температура түбәнәйгәндә рападан бик озак үсә.

Натрий сульфатын пыяла җитештергәндә, целлюлоза ясаганда, текстиль, сабын җитештерү һәм башка сәнәгать тармакларында кулланалар.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  1. Бледит // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.