Асия Миръякут кызы Минһаҗевататар шагыйрәсе, журналист.

Асия Минһаҗева
Туган телдә исем Асия Миръякут кызы Минһаҗева
Туган 16 ноябрь 1952(1952-11-16) (71 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Метрәй
Милләт татар
Һөнәре шагыйрә, журналист

Шагыйрә Асия Миръякут кызы Минһаҗева 1952 нче елның 16 ноябрендә Татарстанның Мөслим районы Метрәй авылында колхозчы  гаиләсендэ туа . Укуын Метрәй сигезьеллык мәктәбендә башлап, 1968 елда гаиләләре Мөслим эшчеләр бистәсенә күчкәч, урта  белем алуын шунда тәмамлый. Урта мәктәптән соң ике ел (1970-1972)  Мөслим районының Баек урта мәктәбендә татар теле һәм тарих укытучысы булып эшли . Шул елларда район газетасында, бераз соңырак “Азат хатын” (хазерге “Сөембикә”) һәм “ Казан утлары “ журналларында аның тәуге  шигырьләре  басылып чыга .

1972-1977 елларда А. Минһаҗева – Казан дәүләт университетының татар филологиясе булеге студенты . Уку чорында университеттагы “Әллүки” әдәби-иҗади берләшмәсенең актив әгъзасы була , республика матбугатында шигырьләре басыла, телевидение оештырган шигърият тапшыруында катнаша , тирән хисле , уз-узенә таләпчән , кыю сузле , горур-ихлас тавышлы, җитлеккән шагыйрә буларак исеме әдәби мохиттә телгэ алына башлый .1985 елда исә Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең “Биеклектэ очрашу“ дигән беренче мөстәкыйль җыентыгы басылып чыга .

Университетны тэмамлаганнан соң, А. Минһаҗева өч ел Мөслим районының Үрәзмәт урта мәктәбендә – укытучы , сиксәненче елларда Казан  да төрле көндәлек матбугат редакцияләрендә –корекктор, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында – кече фәнни хезмәткәр ,Татарстан Язычулары берлеге аппаратында – секретарь-машинистка, аннары Әлмәт шәһәрендә “Әлмәт таңнары” газетасында хатлар бүлеге мөдире һәм туксанынчы елларда кабат Казандагы матбугат оешмаларында төрле хезмэт вазифаларын башкара. 1993 елда аның Татарстан китап нәшриятында “Якты сагыш” дигэн , әдәби җәмәгатьчелек һәм шигырь сөючеләр тарафыннан җылы кабул ителгән икенче шигъри җыентыгы басыла.


« Кызыклы, әйбәт шигырьләргә юлыккан саен, мин бер нәрсәгә ныграк ышана барам: кеше күңелен, андагы рухи тетрәнүләрне шагыйрьләр иҗаты аша гына тирәнтен өйрәнеп буладыр сыман. Кардиограмма тасмасындагы сызыкларга карап, без йөрәкнең тибешен, эшчәнлеген бәяли алабыз. Шигырьләр дә — шул ук кардиограмма лабаса, анда да күңел хәрәкәте, күңел тирбәнешләре акка кара белән уелган. Ул тирбәнешләр нихәтле куәтле һәм актив булса, аларның безгә тәэсир көче дә шулкадәр зуррак.

Яхшы шигырь безне ни өчен шундук үзенә суырып ала? Чөнки бу—бай рухлы, югары яшәешле күңел белән очрашу. Андый очрашулар укучыда һәрвакыт якты тойгы, шатлык хисе калдыра. «Казан утлары» журналының 1981 нче елгы 9 нчы санында шагыйрә Асия Минһаҗеваның шигырьләр циклы басылып чыккан иде. Күңелдә зур өметләр уятты бу исем. Ниһаять, журналның быелгы март санында шагыйрә белән яңадан очрашу. Анда да Асиянең бер бәйләм яңа шигырьләре. Әлеге шигырьләр белән танышып чыкканнан соң, кеше күңелен шагыйрьләр иҗаты аша гына ныклап өйрәнеп буладыр, дигән фикерем тагын да ныгыды минем.

Асия Минһаҗеваның шигырьләре кай ягы белән үзенә җәлеп итә соң? Бу сорауга мин; заманчалыгы, образлылыгы, көтелмәгән фикер-хисләре белән дип җавап бирер идем[чыганагы?]
»