Арыслан (Татарстан)

(Арыслан (авыл) битеннән юнәлтелде)

АрысланТатарстан Республикасының Кайбыч районындагы авыл.

Арыслан
Рәсми исем Арыслан
Рәсми тел татар теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Багай авылы җирлеге
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 174 (2010)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 158 метр
Почта индексы 422332
Җирле телефон коды 84370
Карта

 
Николай Чудотворец чиркәве

XVIII гасырда нигезләнгән. Революциягә кадәрге чыганакларда авыл Мамадыш-Арыслан исеме белән дә билгеле. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, игенчелек, терлек үрчетү, мичкә ясау белән шөгыльләнә. 20 йөз башында Арысланда архитектура истәлеге - Никольский чиркәве (1901 дә төзелә), чиркәү - приход мәктәбе (1885 тә ачыла), иске дин тарафдарлары гыйбадәтханәсе, май язу йорты, 3 вак-төякләр кибете була. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2053 дисәтинә тәшкил итә.

1920 гә кадәр авыл Казан губернасы Зөя өязенең Әҗил волостена керә. 1920 дән ТАССРның Зөя кантонында. 1927 нең 14 февраленнән - Кайбыч, 1963 нең 1 февраленнән - Буа, 1964 нең 4 мартыннан - Апас, 1991 нең 19 апреленнән Кайбыч районында.

Демография

үзгәртү
Халык саны
1859 1897 1908 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010 2011
865 1303 1656 1553 1456 1170 562 394 366 305 191 215 174[1]  161

Төп милләтләр (2002 елгы җанисәп буенча): руслар.

Мәгариф

үзгәртү

Климат

үзгәртү
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[3]

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү