Арча районы гербы
Арча районы гербы — Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе.
Арча районы гербы | |
Нигезләнү датасы | 17 март 2006 |
---|---|
Герб Арча район Советының 55нче утырышы карары белән 2006 елның 17 мартында расланган.[1]
Герб 2258 номерлы теркәү номеры астында Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм 50 номерлы астында Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына кертелгән.
Гербның тасвирламасы
үзгәртү«Яшел җирлектә — почмакларда өстән күренүле дүрт кашкарый чәчәге белән чиратлашкан, сабаксыз алтын башаклар белән каймаланган тешле өч манаралы һәм үтәли ачык, бусагасыз, капка аркалы бүрәнәләрдән салынган алтын кирмән».[2]
Герб символикасы
үзгәртүАрча районы — Казан ханлыгының иң борынгы төбәкләреннән берсе. Биредә хаким һәм аксөякләрнең шәхси биләмәләре урнашкан булган. Бу җир гасырлар дәвамында Казан ханнарының ышанычлы терәге булган. Арча тарихы татар халкының дәүләтчелеген торгызуда төп роль уйнаган күпсанлы вакыйгалар белән бәйле. Район үзәге — Арча шәһәренә урта гасырда чик буе ныгытмасы-форпост буларак нигез салына. Ныгытма күп еллар дәвамында тыныч халыкны дошман яуларыннан саклап, үз функциясен уңышлы башкара. 1781 елның 18 октябрендә расланган Арча өяз шәһәре гербыннан алынган сары (алтын) ныгытма образы төбәкнең тарихи үзенчәлекләрен чагылдыра. Ныгытма сурәте шулай ук шәһәр һәм районның үзара бәйләнешен ассызыклый.
Икмәк башакларыннан һәм кашкарый чәчәкләреннән ясалган кайма авыл хуҗалыгын — районның хәзерге икътисадының нигезен билгели.
Кашкарый кояш һәм озын гомерне гәүдәләндерә.
Ак төс (көмеш) — чисталык, камиллек, иминлек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.
Сары төс (алтын) — уңыш, байлык, тотрыклылык, акыл һәм хөрмәт символы.
Яшел төс — табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше символы.
Герб тарихы
үзгәртүГербның идеясе: Атлас Солтанов (Арча).
Район гербы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика Советы тарафыннан Россия геральдистлар Союзы белән берлектә эшләп бетерелде:
Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Галина Русанова (Мәскәү).
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Государственные и муниципальные символы республики татарстан = Татарстан республикасы дәүләт һәм муниципаль символлары = State and municipal symbols of the Republic of tatarstan.. — Казань: Татарское книжное издательство, 2017. — С. 89-92. — 248 с.