Аруба (нид. һәм папьям. Aruba) — Венесуэла ярлары янында, Кариб диңгезенең көньягында урнашкан утрау һәм дәүләти берәмлек. Нидерландлар кыйраллыгы федерациясе тәркибендәге субъект.

Аруба
Байрак
Илтамга
Халык саны 106 739 (2022, ҖанисәпEdit this on Wikidata
Нигезләнгән 1986 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы Стандарт атлантик вакыт, UTC−04:00
Рәсми тел нидерланд теле, Папьяменто
География
ИҖБ Нидерланд патшалыгы
Мәйдан 178.916378 км²
ДДӨБ 31 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 12.5111°N 69.9742°W Edit this on Wikidata
NL-AW Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Виллем-Александр
Карта
Икътисад
ТЭП 3126 миллион US$ (2021) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Аруба фларине
Туу күрсәткече 1.657 (2014)[1]
Яшәү озынлыгы 75.867 ел (2016)[2]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[3]
Челтәр көчәнеше 127 вольт
Телефон коды +297
ISO 3166-1 коды AW
ХОК коды ARU
Интернет домены .aw

Мәйданы — 193 км². Халык саны — 110 663 кеше (2014).[4] Башкала — Ораньестад шәһәре.

Аруба климаты — коры тропик климат. Уртача еллык температурасы — 28 °C.[5] Уртача еллык явым-төшем саны 432 мм, күп өлеше октябрь һәм ноябрь айларында койгыннар булып ява.

Утраулар 1499 елда испаннар тарафыннан кәшеф ителгән. 1513 елда җирле халык Һаити утравындагы бакыр рудникларына сөрелгән һәм анда тулысынча үлеп беткән. 1636 елда Нидерландлар биләмәсе.

Икътисад нигезе — туризм, банк сахәсе, нефть саклау һәм эшкәртү.

1986 елның 1 гыйнварында Нидерланд Антиль утраулары(ингл.) составыннан чыгып, мөстәкыйль рәвештә Нидерланд корольлеге составына керә, Кюрасао, Бонайре утраулары белән берлектә АВС утрауларын(ингл.)) төзи.

Диннәр үзгәртү

2018 елда Арубада уздырылган халык исәбен алу мәгълүматы буенча, Аруба утравында яшәүчеләрнең (105 806 кеше, 2018 елга) 81 % ы – католиклар [6], якынча 7,8 % ы – протестантлар. Калган диннәр ― 11,4 % (Һинд дине, Ислам, Конфуций һәм Яһүд дине тарафдарлары) [7].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Driving in Aruba (инглиз теле). “When there's a two lane street you drive on the right hand side of the road and you overtake on the left hand side.”
  4. http://www.cbs.aw/index.php/component/attachments/download/207
  5. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-08-21, retrieved 2016-02-21 
  6. Aruba Population 2022(ингл.)
  7. Factbook. Aruba. CIA. әлеге чыганактан 2011-06-04 архивланды. 2008-07-06 тикшерелгән.