Артъелга́ (Ардъюлга, Сосновка) — Көнбатыш Кама аръягындага елга. Каргалы елгасының (Чишмә елгасы бассейны) сул кушылдыгы. Озынлыгы 19,9 км, бассейнының мәйданы 90,5 км². Чистай районы территориясеннән ага. Елга башы Татар Сарсазы авылыннан 2 км көнбатыштарак, тамагы Исләй авылыннан төньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 150 м, тамагыныкы — 66 м. Су җыелу территориясендә асылда урманнар очрамый диярлек.

Арт Елга
География
АТБ Татарстан
Ил Россия
ДДӨБ 67 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 55°17'49"тн, 50°58'29"кнч
РДСР 11010000212112100003921
Нинди сулыкка коя Каргалы Edit this on Wikidata
Озынлык 14 километр Edit this on Wikidata
Карта

Су реестры мәгълүматы үзгәртү

Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Түбән Идел су бассейны округында урнашкан, су хуҗалыгы участогыЧишмә елгасы, инештән тамагына чаклы. Кече елга бассейны — бассейны юк, елга бассейны — Идел, Куйбышев сусаклагычы башыннан Каспий диңгезенә койганчы.[1]

Артъелганың 2,3 тән алып 6,7 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,39 км/км². Туклануы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,1-0,2 л/с•км². Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 109 мм, ташу агымы катламы 106 мм. Язгы ташу, кагыйдә буларак, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга, гадәттә, ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,009 м³/с. Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л (тамагында 300-400 мг/л га кадәр), кышын һәм җәен 500-700 мг/л. Елгада гомуми күләме 102 мең м³ булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла.

Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[1]

  • Дәүләт су реестрында су объектының коды — 11010000212112100003921
  • Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 112100392
  • Бассейн коды — 11.01.00.002
  • ГӨ буенча саны — 12
  • ГӨ буенча чыгарылышы — 1

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү