Төп менюны ачу

Артем Сидоров (Артем Георгиевич Сидоров) — Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министры (2010-2015), 2015 елның сентябреннән Табигый байлыклардан файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль агентлык (Росприроднадзор) башлыгы.

Артем Сидоров
А.Г.Сидоров.jpg
Туган телдә исем Артем Георгиевич Сидоров
Туган 13 июль 1975(1975-07-13) (44 яшь)
Казан
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре министр
Балалар улы, кызы
Бүләк һәм мөкәфәтләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1975 елның 13 июлендә Казанда туган. «Импульслы җылылык машиналары инженеры» белгечлеге буенча Пинзә югары артиллерия мөһәндис укуханәсен, «хокукчы» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын, А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетын тәмамлаган. 1997-2001 елларда РФ хәрби көчләрендә хезмәт итә.

Хезмәт юлыҮзгәртү

  • 2001-2006 ТР ЭЭМ тирә-як мохитне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсендә хезмәт итә.
  • 2006-2007 ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы эш башкаручысы.
  • 2007-2008 ТР президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе.
  • 2008-2010 ТР президентының территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары.
  • 2010, ноябрь ТР экология һәм табигый ресурслар министры.
  • 2015 Росприроднадзор башлыгы итеп тәкъдим ителгән[1].
  • 2015 елның сентябреннән Табигый байлыклардан файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль агентлык (Росприроднадзор) башлыгы[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

  • «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале
  • Русия МЧС медале

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү