Арне Тиселиус (швед. Arne Wilhelm Kaurin Tiselius, 10 август 1902(1902-08-10)[1][2][3][…], Стокһолм, Швеция[4]29 октябрь 1971(1971-10-29)[4][1][2][…] (69 яшь), Helga Trefaldighet[d], Швеция[5]) — тереклек химиячесе, химик, университет профессоры (Швеция). Химия өлкәсендә Нобель премиясе иясе (1948), Упсала университеты прафисыры (1938 елдан), шул ук уку йорты каршындагы Биохимия институты директоры (1951-?), табигый фәннәр өлкәсендәге тикшеренүләр буенча Швеция дәүләт шурасы рәисе (1946-1950).

Арне Тиселиус
Туган телдә исем швед. Arne Wilhelm Kaurin Tiselius
Туган 10 август 1902(1902-08-10)[1][2][3][…]
Стокһолм, Швеция[4]
Үлгән 29 октябрь 1971(1971-10-29)[4][1][2][…] (69 яшь)
Helga Trefaldighet[d], Швеция[5]
Үлем сәбәбе миокард инфаркты
Күмү урыны Уппсаланың иске зираты[d][6]
Яшәгән урын Швеция
Ватандашлыгы  Швеция
Әлма-матер Уппсала университеты
Һөнәре тереклек химиячесе, химик, университет профессоры
Эш бирүче Уппсала университеты

 Арне Тиселиус Викиҗыентыкта

Уппсала университеты дигән уку йортында белем алган.

Лундын кыйрал җәмгыяте, Швеция патшасы фәннәр академиясе, Шевитсә кыйрал мөһәндислек фәннәре академиясе, Пүлшә фәннәр академиясе,[7] Берлин фәннәр академиясе, Папа фәннәр академиясе,[8] Америка сынлы сәнгать һәм фәннәр академиясе, Италия милли фәннәр әгъзасы, Финләндия фән һәм әдәбият әгъзасы, АКШ милли фәннәр академиясе дигән оешмаларда әгъза булган.

Фәнни хезмәтләре югары молекуляр кушылмаларның электрофоретик һәм хроматографик тикшеренүләре ысулларына карый. Адсорбцион хроматография ысулын кәшеф иткән (1931-1935) һәм аннан файдаланып, составында аминоәчелекләр, пептидлар, күмерсулар булган кушылмаларны сыйфат һәм микъдар ягыннан анализлаган. Иммуноэлектрофорез ысулы белән кан сывороткасының аксым төзелешен өйрәнүгә нигез салган. Нобель фонды идарәсе рәисе (1960-1964).[9]

Бүләкләр, мактаулы исемнәр үзгәртү

    Ошибка Lua в Модуль:Wd2 на строке 1845: attempt to index field 'cite' (a nil value).

Искәрмәләр үзгәртү