Аннин Аркадий Андрей улы (16.10.1930; ТАССР, Кайбыч районы, Рус Бәрлебашы) - тыл хезмәтчәне, Кудымкар районы башкарма комитеты рәисе (1971-1973). КПССның Пермь округы комитеты сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы.

Аннин Аркадий Андрей улы
Туган телдә исем Аннин Аркадий Андреевич
Туган 16 октябрь 1930(1930-10-16) (93 яшь)
Рус Бәрлебашы авылы
Милләт рус
Ватандашлыгы РФ
Һөнәре урманчы
Бүләк һәм премияләре «Почет» билгесе

Биографиясе үзгәртү

Аркадий Аннин 1930 елның 16 октябрендә ТАССРның Кайбыч районы Рус Бәрлебашы (хәзерге Татарстанның Кайбыч районы Бәрлебашы авылына керә) авылында туа.

1949-1954 елларда Идел буе урман-техника институтында белем ала, урман хуҗалыгы инженеры белгечлеген ала.

Тыл хезмәтчәне. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшли.

1954 елның августыннан 1955 елның маена кадәр аэрофотөзек экспедициясе инженеры. 1955 елның июленнән 1957 елның октябренә епдәр Идел урман хуҗалыгының Коротна урманчылыгы урманчысы. 1957 елның октябреннән 1962 елның март аена хәтле урман фонды буенча инженер, Кочевский леспромхозының баш лесничие. 1962 елның мартыннан 1962 елның сентябренә хәтле "Комипермлес" комбинатының урман хуҗалыгы бүлеге өлкән инженеры».

1962 елның сентябреннән 1965 елның гыйнварына кадәр КПССның Пермь округы комитеты сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы. 1965 елның гыйнварыннан 1965 елның декабренә кадәр Кудымкар шәһәр партия-дәүләт контроле комитеты рәисе. 1965 елның декабре - 1967 елның декабре - Кудымкар шәһәр Халык контроле комитеты рәисе. 1967 елның декабре - 1971 елның августы - Кудымкар КПССының икенче секретаре.

1971 елның августы - 1973 елның июне - Кудымкар районы башкарма комитеты рәисе.

"Почет Билгесе" ордены белән бүләкләнгән (1971 ел).

Чыганаклар үзгәртү