Төп менюны ачу

Ариэ́ль «Арик» Шаро́н (яһүд. אריאל "אריק" שרון) — Исраил хәрбие, дәүләт эшлеклесе, сәясәтче. Исраил премьер-министры (20012006). Исраил мәнфәгатьләренә хезмәт иткән иң мәшһүр генералларының берсе.

Ариэль Шарон
Ariel Sharon Headshot.jpg
Туган телдә исем אריאל "אריק" שרון
Туган 26 февраль 1928(1928-02-26)
Кфар-Сава, Фәләстин, хәз. Исраил
Үлгән 11 гыйнвар 2014(2014-01-11) (85 яшь)
Рамат-Ган, Исраил
Үлем сәбәбе бавыр эшчәнлегенең җитлексезлеге[d]
Күмү урыны Гиват-Каланийот[d]
Милләт яһүд
Ватандашлыгы Flag of Israel.svg Исраил
Palestine-Mandate-Ensign-1927-1948.svg Берләшкән Кыйраллыкның Фәләстыйн мандаты[d]
Әлма-матер Иерусалимдагы Яһүд университеты[d] һәм Тел-Әвив университеты[d]
Һөнәре сәясәтче, хәрби
Сәяси фирка Кадима[d], Ликуд[d][1] һәм Шломтсион[d]
Балалар Omri Sharon[d] һәм Gilad Sharon[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Сүәеш кризисе[d], Алты көнлек сугыш[d], Кыямәт көне сугышы[d], Арабо-израильская война (1947—1949)[d] һәм Мисыр-исраил сугышы[d]
Хәрби дәрәҗә янарал-маюр[d]
Ariel Sharon signature.svg

Commons-logo.svg Ариэль Шарон Викиҗыентыкта

1928 елда чыгышлары белән Беларусиядән булган яһүд гаиләсендә туган Шарон хәрби карьера ясый. 2001 елда ул сайлауда Әһүд Баракны җиңеп премьер-министр була. Аңарчы Шаронның хөкүмәттә эшләү тәҗрибәсе зур иде, ул тышкы эшләр һәм саклану министры да була. Саклану министры булган чакта хөкүмәт һәм премьер-министрдан яшереп Ливан сугышында үз тактикасын алып бара. Исраил өчен ул сугыш уңышлы тәмамлана.

Фәләстиннәр өчен Шарон «ит кисүче» булып танылды. Бу исемне ул Ливандагы Сабра һәм Шатила качаклар лагерьларында 1982 елда күпләп үтерүләргә фәрман биргәне өчен алды. 2002 елда күпләп үтерүләр вакытында исән калган кешеләр һәм мәрхүмнәрнең туганнары Бельгиядә Шаронга каршы җинаять эше ачты, әмма соңырак бу эш ябылды.

2000 елның сентябрендә Шаронның Иерусалимда яһүдләр һәм мөселманнар өчен изге саналган Гыйбәдәт тавына килүен фәләстиннәр үзләрен мыскыл итү дип бәяләде. Аның бу гамәленнән соң фәләстиннәрнең кораллы каршылыгы тагын да артты.

Хөкүмәт башлыгы булуның соңгы елында гына Шарон карьерасының чыннан да тарихка кереп калачак бер карарын кабул итте. 2005 елда ул Көнбатыш Яр һәм Газзә сызыгындагы хәрби контрольне бетерергә, аннан яһүдләрне чыгарарга дигән карар кабул итте. Шаронның бу адымы аның Ликуд партиясендә зур каршылыклар тудырды. Шарон фиркадән чыкты, үзенең Кадима партиясен төзеде.

Шул карарыннан соң берничә атна да узмый, Шаронның башына кан савып ул мәрткә китә. 2008 елда Исраил үзенә каршы ракета һөҗүмнәренә җавап итеп Фәләстин җирләрен кире яулап ала.

Сигез ел мәрттә ятканнан соң Ариэль Шарон 85 яшендә вафат була.

СылтамаларҮзгәртү