Аргентинада ислам

Аргентинада дин

Аргентинада ислам (исп. Islam en Argentina, гарәп. الإسلام في الأرجنتين‎) – азчылык дине, Төньяк һәм Көньяк Америкада иң эре мөселман азчылыкларыннан берсе. Дин тотучылар турында төгәл статистик мәгълүмат булмаса да (милли җанисәп дин турында мәгълүмат сорамый), 2010 елда Дин иреге турында халыкара доклад нигезендә, Аргентинада мөселманнар саны ил халкының (45,6 млн кеше, 2021 елга) 1 % ын (400 000 нән 500 000 гә кадәр) тәшкил итә [1]. Pew тикшеренүләр үзәге бәясе буенча, 2010 елда Аргентинада 1 000 000 мөселман яшәгән [2]. Диннәр ассоциациясенең мәгълүматлар архивы ислам дине тарафдарларының ил халкының 1,9 % ын тәшкил итүен хәбәр итә [3].

Аргентинада ислам
Дәүләт  Аргентина
Буэнос-Айрестагы Король Фахд Ислам мәдәни үзәге(ингл.) – Аргентинаның иң зур мәчете
Буэнос-Айреста 1985 елда ачылган Әл-Әхмәд мәчете

Тарих үзгәртү

Хәзерге Аргентина территориясенә беренче ислам мөһаҗирләре испан яулап алулары вакытында килгән. Телгә алынучы беренче мөселманнарПиреней ярымутравында яшәгән, испан инквизициясеннән(ингл.) качып, XV гасырда (1492 елда Христофор Колумб Американы ачканнан соң) испан яулап алучы-тикшеренүчеләренә ияреп, Аргентинага килгән һәм биредә төпләнеп калган мавр(ингл.)мориск(ингл.) халкы вәкилләре [4].

XIX гасырда Аргентина территориясенә, нигездә, Сирия (1860 елдан соң) һәм Ливаннан гарәпләрнең беренче зур төркеме күчеп килгән. 1891 елдан 1920 елга кадәр Аргентинага гарәп чыгышлы 367 348 кеше күченгән [5]. Гарәпләрнең зур проценты ландшафты һәм чәчүлекләре (зәйтүн, йөзем) Якын Көнчыгышка охшаган Куйо(ингл.) төбәгендә (әлеге төбәккә Мендоса, Сан-Хуан, Сан-Луис һәм Ла-Риоха провинцияләре кергән) урнашкан. Бүгенге көндә илдә гарәп чыгышлы 3,5 миллион аргентиналы исәпләнә, аларның күбесе дине буенча – христианнар [6].

Аргентинада ислам оешмалары үзгәртү

Илдә беренче ике мәчет 1980-елларда Буэнос-Айреста төзелгән: Әт-Тәүхид мәчете 1983 елда Буэнос-Айресның шигый җәмгыяте һәм Аргентинадагы Иран Ислам Республикасы илчелеге ярдәме белән ачыла. Әл-Әхмәд мәчете 1985 елда сөнниләр өчен ачылган һәм илдә ислам архитектурасындагы беренче бина үрнәге булып тора. Мәчетләр бөтен ил буенча таралган. Берничә мәчет башка шәһәрләрдә, шул исәптән икесе – Кордобада, икесе – Мар-дель-Платада һәм дөньяда иң көньяктагы суфи мәчете Эль-Больсонда төзелгән.

Аргентинадагы иң зур мәчет исәпләнүче Король Фахд Ислам мәдәни үзәге(ингл.) 1996 елда Согуд Гарәбстаны короле Фахд ярдәмендә, 20 000 м2 мәйданлы җир участогында төзелгән. Аргентина хөкүмәте тарафыннан бирелгән җир кишәрлегенең гомуми мәйданы 34 000 м2 тәшкил итә һәм 1992 елда Согуд Гарәбстанына визитыннан соң, ил президенты (1989 – 1999), мөселман гаиләсендә үскән Карлос Менем(ингл.) тарафыннан тәкъдим ителә. Проектының бәясе 30 миллион АКШ доллары торган, эченә мәчет, китапханә, ике мәктәп, парк кергән мәдәният үзәге Буэнос-Айресның урта сыйныф вәкилләре яшәүче Палермо районында урнашкан.

Штаб-фатиры Аргентинада булган Латин Америкасы ислам оешмасы (Islamic Organization of Latin America, IOLA) – кыйтгада ислам динен үстерүдә иң актив эшләүче оешма.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. International Religious Freedom Report 2010. United States Department of State.
  2. Table: Muslim Population by Country. Pewforum.org.
  3. Religious Adherents, 2010 (World Christian Database). the ARDA (2010). әлеге чыганактан 2010-04-11 архивланды. 2022-01-01 тикшерелгән.
  4. Muslims in American History: A Forgotten Legacy by Jerald Dirks.
  5. Sirios, turcos y libaneses (es). oni.escuelas.edu.ar. әлеге чыганактан 2008-12-11 архивланды. 2022-01-01 тикшерелгән.
  6. September 2001 Executive Summary, Racial Discrimination: The Record of Argentina, Human Rights Documentation Center, archived from the original on 2016-03-03, retrieved 2022-01-01