Аракси Арутюнян-Сарьян

Аракси Арцруновна Сарьян (Арутюнян) (әрм. Արաքսի Սարյան; 1937 елның 17 августы, Ленинакан2013 елның 26 сентябре, Ереван) — Әрмәнстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе[1], сәнгать белеме кандидаты, Комитас исемендәге Ереван консерваториясе профессоры.

Аракси Арутюнян-Сарьян
Туган 17 август 1937(1937-08-17)
Гөмре, Әрмән Совет Социалистик Республикасы, СССР
Үлгән 26 сентябрь 2013(2013-09-26) (76 яшь)
Ереван, Әрмәнстан
Ватандашлыгы  СССР
 Әрмәнстан
Әлма-матер Комитас исемендәге Ереван дәүләт консерваториясе[d], Мхитар Гераци исемендәге Ереван дәүләт медицина университеты[d] һәм Ереванская средняя специальная музыкальная школа им. П.И.Чайковского[d]
Һөнәре музыка белгече, сәнгать белгече, музыкачы
Эш бирүче Комитас исемендәге Ереван дәүләт консерваториясе[d]
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать белеме нәмзәте[d]

 Аракси Арутюнян-Сарьян Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Артист, Ленинакан драма театры директоры Арцрун Арутюнян (1910—1994) гаиләсендә туа.

Пушкин исемендәге Ленинакан урта мәктәбендә укый (медаль белән тәмамлаган), шулай ук Кара-Морза исемендәге музыка училищесын тәмамлый.

1955 елда Ереван дәүләт медицина институтына(рус.) укырга керә. Беренче курсны бик яхшы билгеләр белән тәмамлап һәм икенче курска күчеп, институтны калдыра һәм Комитас исемендәге Ереван консерваториясенең тарих-теория бүлегенә укырга керә.

Консерваторияне тәмамлаганнан соң, 1962 елда, күренекле музыка белгече Роберт Атаян җитәкчелегендә, Әрмәнстан ССР Фәннәр академиясе каршындагы археология һәм этнография институты аспиранты була. 1965 елда шул институтта кече фәнни хезмәткәр булып эшли. 1969 елда «Әрмән шәһәр халык җыр иҗаты (XIX—XX гасырлар)» темасы буенча диссертация яклый һәм сәнгать белеме кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала.

Консерватория студенты булганда бер үк вакытта шәһәрнең Т. Чухаджян һәм П. Чайковский исемендәге урта музыка мәктәпләрендә музыка әдәбияты укытучысы булып эшли, шулай ук дәүләт радиокомитетында музыкаль редактор буларак билгеләнә.

1968 елдан гомере ахырына кадәр Комитас исемендәге Ереван дәүләт консерваториясендә укыта. Музыка тарихы курсларын алып бара. 1995 елдан музыка тарихы кафедрасын җитәкли.

1966 елдан — Әрмәнстан Композиторлар берлеге әгъзасы, музыка белеме секциясе рәисе. 2004 елдан башлап Әрмәнстан Республикасының музыкаль Дәүләт премияләрен бирү комиссиясе рәисе була[2].

Эшчәнлек үзгәртү

  • Фәнни — тикшеренүләр, монографияләр, китаплар авторы, редактор һәм тәрҗемәче
  • Конференцияләрдә докладлар
  • Концертларда кереш сүз
  • Радио-һәм телетапшырулар
  • Союз һәм республика матбугатларында, журналларда, газеталарда мәкаләләр, рецензияләр бастыра

Монографияләр үзгәртү

  • «Армянское городское народное песнетворчество (19 — 20 в.в.)» («Հայ քաղաքային ժողովրդական երգարվեստը»). Редактор Р. Атаян. «Этнография и фольклор», 4-й том (стр. 85 — 174). Ереван, изд. АН Арм ССР, 1973
  • «Медея Абрамян» (в соавторстве с А. Барсамян) («Մեդեա Աբրահամյան»). Ред. З. Тер-Казарян, Ереван, изд. «Арчеш» , 2000
  • «Сирвард Гараманук. Жизнь, осмысленная музыкой» («Սիրվարդ Գարամանուկ: Երաժշտությամբ իմաստավորված կյանք»). Ред. Г. Бахчинян. Ереван, изд. Музея литературы и искусства, 2007
  • «Татул Алтунян и армянская песня и танец» («Թաթուլ Ալթունյանը և հայ երգն ու պարը»). Ред. А. Енокян. Ереван, изд. «Комитас», 2008
  • «Левон Мамиконян. Музыка, сопровождающая жизнь» («Լևոն Մամիկոնյան: Երժշտությունը` կյանքի ուղեկից») . Ред. А. Енокян. Ереван, изд. «Комитас», 2010
  • «Самсон Гаспарян. Музыковед и деятель» («Սամսոն Գասպարյան: Երաժշտագետն ու գործիչը»). Ред. М. Ароян, Составитель архивных материалов Ц. Бекарян. Ереван, изд. «Комитас», 2010
  • Спецредактор армянского перевода монографии Сергея Яковенко «Волшебная Зара Долуханова». Ереван, изд. «Амроц Груп», 2009

Гаилә үзгәртү

  • Әтисе — Арцрун Арутюнян (1910—1994) — артист, Ленинакан драма театры директоры, Әрмәнстан ССРның халык артисты
  • Агасы — Варазат Арутюнян (1909—2008) — әрмән архитектурасы тарихчысы, НАН РА академигы, Әрмән ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе
  • Әнисе — Софья Акопян (1911—2003) — укытучы
  • Ире — Лазарь Сарьян (1920—1998) — композитор, педагог, ССРБ халык артисты
    • Кызы — Сарьян Лусик Лазаревна (1969—1991) — пианистка
    • Кызы — Сарьян Софья Лазаревна (1971 елгы) — М. Сарьян музей-йортының баш саклаучысы
      • Оныгы — Давид Тиган улы Нерсесян (1996)
      • Оныгы — Лусик Тигран кызы Нерсесян (1999)
      • Оныгы — Эмиль Тигранович Нерсесян (2009)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Հայաստանի Հանրապետության պատվավոր կոչումներ շնորհելու մասին 2019 елның 30 гыйнвар көнендә архивланган.
  2. Araksi Sarian

Сылтамалар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Большая русская биографическая энциклопедия. (3 CD)
  • В. Залян, «Мой педагог — Аракси Сарьян», журнал «Музыкальная Армения», N 3, 2005, стр. 20-22