Араик Арутюнян, Араик Владимир улы Арутюнян (әрм. Արայիկ Վլադիմիրի Հարությունյան, 1973 елның 14 декабре, ССРБ, Азәрбайҗан ССР, ТКАӨ, Степанакерт) — Таулы Карабаг— Арцах президенты (2020―2023)[1]. Таулы Карабаг Республикасы премьер-министры (2007—2017), Таулы Карабаг республикасы Дәүләт министры — хөкүмәт башлыгы (2017 елның 25 сентябреннән 2018 елның 6 июненә кадәр).

Араик Арутюнян
Таулы Карабаг Республикасы президенты
Вазыйфада
2020 елның 21 мае – 2023 елның 1 сентябре
Туган 14 декабрь 1973(1973-12-14) (50 яшь)
ССРБ, Азәрбайҗан ССР, Ханкәнде
Белем 1) Ереван халык хуҗалыгы институты
2) Арцах дәүләт университеты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1973 елның 14 декабрендә Азәрбайҗан ССР Таулы Карабаг автономияле өлкәсе башкаласы Степанакерт (Ханкәнде) шәһәрендә туган. Степанакертта физика-математика мәктәбен тәмамлаган (1990). 1990—1994 елларда Ереванда халык хуҗалыгы институтында укый. 1994 елда Арцах дәүләт университетына (АДУ) күчә һәм «икътисадчы» белгечлеге буенча АДУның икътисад факультетын (1995), шул ук вузда аспирантура (1998) тәмамлаган. 2013 елда техник фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

1992 — Таулы Карабаг Республикасы (ТРК) үз-үзеңне саклау көчләре сафына керә, Таулы Карабагтагы әрмән—азәрбайҗан низагы(ингл.) вакытында сугышларда катнаша.

1995-1997 — ТКР икътисад һәм финанс министрлыгында министр ярдәмчесе булып эшли.

1997-1999 — «Армагробанк»ның Аскеран филиалы идарәчесе булып эшли.

1999-2004 — «Армагробанк»ның Степанакерт филиалы идарәчесе вазифасында.

2005-2007 — ТКР парламенты депутаты, «Азат Айреник» (Азат Ватан(ингл.)) фиркасе рәисе, ТКР Милли шурасында «Ватан» фракциясе рәисе. 2009 елда янәдән «Азат Айреник» фиркасе рәисе итеп сайланган.

2007 елның 14 сентябрендә ТКР президенты Бако Саакян тәкъдиме буенча парламент тарафыннан бертавыштан ТКР премьер-министры итеп сайлана.

2010 елда ул җитәкләгән «Азат Айреник» фиркасе парламент сайлауларында 33 урынның 14 ен яулап, ышанычлы җиңү яулый.

2012 елның сентябрендә, ТКР президенты Бако Саакян тәкъдиме буенча, парламент тарафыннан бертавыштан ТКР премьер-министры вазыйфасына яңадан сайлана.

2017 елның 25 сентябреннән – 2018 елның 6 июненә кадәр — ТКР дәүләт министры (хөкүмәт башлыгы)[2].

2020 елгы сайлаулар үзгәртү

2020 елның 31 мартында Таулы Карабаг Республикасы Президентын сайлауларда беренче турда беренче урынны ала. Тавыш бирүнең беренче туры 31 мартта уза. Танылмаган республика башлыгы вазифасы өчен 14 кандидат көрәшә. Сайлауларда сайлаучыларның 76 % ы катнаша. Икенче турга А. Арутюнян (49,26 %) һәм ТРК тышкы эшләр министры Масис Маилян (26,4 %) чыккан.

Икенче тур 2020 елның 14 апрелендә сишәмбе көнне уза. Гадәттән тыш хәл (коронавирус) режимы шартларында узган икенче тур А. Арутюнян һәм тышкы эшләр министрлыгы башлыгы М. Маилян катнашында үткән. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, икенче турда сайлаучыларның 44,9 % ы (47,1 мең сайлаучы) катнашкан. 1876 бюллетень «гамәлдә түгел» дип табылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, А. Арутюнян өчен — 39,8 мең, ә М. Маилян өчен — 5 428 кеше тавыш биргән[3][4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • «Шушаны азат иткән өчен» медале
  • 2нче дәрәҗә «Сугышчан Хач» ордены
  • 2016 елның 30 августы — Григорий Лусаворич ордены — «Таулы Карабаг республикасы алдындагы аерым казанышлары өчен һәм Таулы Карабаг республикасы игълан ителүгә 25 ел тулу уңаеннан»

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән, өч кызы бар.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү