Аполлинарий Рудаков

Аполлинарий Рудаков (9 июнь 1871 ел11 май 1949 ел) — галим, югары мәктәп укытучысы.

Аполлинарий Рудаков
Туган 9 июнь 1871(1871-06-09)
Ләнкәрән, Ләнкәрән өязе[d], Бакы гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 11 май 1949(1949-05-11) (77 яшь)
Владивосток, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
РСФСР
Ерак Көнчыгыш Җөмһүрияте
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт университеты һәм СПДУ Көнчыгыш факультеты[d]
Һөнәре университет профессоры

Биографиясе үзгәртү

Аполлинарий Васильевич Рудаков 1871 елның 9 июнендә Ләнкәрән губернасы Бакы шәһәрендә транспорт конторасының бай хезмәткәре Василий Трофимович Рудаков һәм аның хатыны, рухани кызы, Капитолина Ивановна гаиләсендә туа. 1883 елда, Василий Трофимович кинәт вафат булганнан соң, гаилә Санкт-Петербургка күчеп килә. Аполлинарий Петербургның җиденче гимназиясенә укырга керә, гаиләне туендыру өчен уку белән беррәттән, шәхси дәресләр бирә. Гимназиядә укыганда аеруча лингвистикага сәләтен күрсәтә. Анатолий Арсеньев — В. К. Арсеньевның олы агасы — белән дус була, аларның дуслыгы Владивостокка икесе дә күчеп килгәч тә дәвам итә.

1891 елда гимназияне тәмамлаганнан соң, Петербург университетының көнчыгыш факультетына укырга керә, анда билгеле шәркыятьчеләр — кытай теле белгече В. П. Васильев, монгол һәм калмык телләре докторы А. М. Позднеев, Маньчжурия һәм Тибет белгече А. О. Ивановскийлар — җитәкчелеге астында укый. Университетны тәмамлаган чакта латин, грек, немец, француз, инглиз, кытай, маньчжур, монгол һәм калмык телләрен яхшы белә. Югары уку йортын ул беренче дәрәҗә диплом белән 1896 елда тәмамлый.

А. В. Рудаков югары уку йортын тәмамлаганнан соң, өч елга кытай теле, илнең тарихы, мәдәнияте буенча үз белемен камилләштерү өчен Кытайга командировкага җибәрелә. 1900 елның җәендә аның командировка сөземтәсе булып «Общество И-Ихэтуань и его значение в событиях на Дальнем Востоке» дигән беренче китабы басылып чыга.

1899 елда Рудаков Владивостокка килә, анда 28 яшендә, укытучысы А. М. Позднеев ачкан Көнчыгыш институтында профессор вазифасын башкара. Институтта Көнчыгыш тарихы, география һәм этнография, кытай филологиясе, хәзерге Кытай, Корея, Япония тарихы, Маньчжуриянең социаль-икътисади һәм мәдәни тарихы буенча лекцияләр укый. Берничә тапкыр Кытайда гыйльми командировкада була, юлын Монголия һәм Гоби чүллеге аша арбада үтә, пароходта Шанхайһәм Нанкинка Янцзы буйлап бара. Кытайның Мукден, Хуньчун и Цицикара калаларындагы Маньчжурия императорлары резиденцияләренең архивын һәм китап саклагычларын өйрәнә. Бу китап саклагычларның өлеше рус-япон сугышы хәрби хәрәкәтләреннән зыян күргән, Рәсәйгә чыгарылган һәм Көнчыгыш институты китапханәсен тулыландырган була.

1904 елда Рудаков профессор вазифасын рәсми рәвештә раслый. 1905 елда институт укытучылары белән революциядә актив катнашучы студентлар арасындагы конфликтны көйли. Шул сәбәпле 1906 елда ул А. М. Позднеев энесе Б. М. Позднеев урынына институтның яңа директоры итеп сайлана, ә элекке директор отставкага чыга . 11 ел буенча 1917 елдагы инкыйлабка кадәр директор вазифасын били. Бу вазифаны башкарганда университетның үсешенә зур өлеш кертә: студентлар тулай торагы төзекләндерелә һәм киңәйтелә, студентлар өчен арзан ашханә төзелә, уникаль көнчыгыш шрифты белән җиһазландырылган типография булдырыла. Институт китапханәләре тулыландырыла, кытай, тибет һәм маньчжур ксилографы җыела. Рудаков директор чагында институт дөньяда иң яхшы шәрек институтына әйләнә, ул көнчыгыш кулъязмалар фондының байлыгы белән хәтта Британия музеен узып китә. Халыкара хезмәттәшлек актив үсеш ала — институт гыйльми мәгълүматлар белән Неаполитан Көнчыгыш институты, Япония император китапханәсе, Токио, Киото һәм Берлин университетлары белән алыша.

А. В. Рудаковның ректор чагындагы тагын да бер казанышы — япон һәм корея телләрен өйрәнүне булдыру. Көнчыгыш институты илдәге югары уку йортлары арасында иң тәүге булып япон һәм корея телен укыткан уку йорты була. Рудаков вакытында институтта профессор Г. Ц. Цыбиков монгол телен укыта башлый.

1918 елда Көнчыгыш институты базасында Ерак Көнчыгыш дәүләт университеты булдырыла. В. А. Рудаков, кытай теле факультетының профессоры итеп тәгаенләнә. 1939 елның июленә кадәр ул шунда эшли. Университет таратылганнан соң, Шәркият институтында кытай телен укыта, аннары Тын океан флотының хәрби курсларында кытай теле тәрҗемәчеләре курсында укыта.

Владивостокта Совет власте урнаштырылганнан соң, аның ике катлы өй тартып алына. Аннары 1935 елда аңа Суханов урамындагы Белгечләр йортының беренче катында фатир бирәләр. Галим үлеменә кадәр анда яши. 1990 елда Көнчыгыш дәүләт университеты төзелә.

А. В. Рудаков Рәсәйдә беренче булып «Сон в красном тереме» классик кытай романын тикшерүче була. Гомер буе рус теленә бу романның тәрҗемәсен әзерли, әмма 1930-1940 елларда аның тәрҗемәсе югала.

1949 елның 11 маенда Владивостокта вафат була.

В. А. Рудаков — якынча 20 уку әсбабының, сүзлекләрнең, бик күп мәкаләләрнең авторы. 1903 елда Санкт-Петербург университетында аңа «Материалы по истории китайской культуры в Гаринское провинции» эшчәнлеге өчен кытай теле магистры гыйльми дәрәҗәсе бирелә. Аның укучылары арасында — синологлар Б И. Панкратов, И. Г. Баранов, А П. Хионин, А Спицын, А В. Маракуев, Н. К. Новиков, М. И. Сладковский, Г. Ф. Астафьев, Р. В. Вяткин.

Гаиләсе үзгәртү

Кызы — К. А Каракаш. Оныгы — Каракаш Екатерина Дмитриевна, 2009 елда Ерак Көнчыгыш дәүләт университеты Көнчыгыш институтының япон теле факультетын тәмамлый, хәзер Мәскәү югары уку йортларының берсендә япон телен укыта.

Хәтер үзгәртү

2000 елда Ерак Көнчыгыш дәүләт университетының Көнчыгыш институтында А. В. Рудаков истәлегенә кабинет ачыла.

Искәрмәләр үзгәртү

Библиография үзгәртү

    • Рудаков А. В. Гуань-хуа чжи-нань. Руководство къ изученiю китайской мандаринской речи / А. В. Рудаков. Вып. 1. — Владивосток : Паровая Типо-литографiя газ. «Дальний Восток», 1904. — 28 с.
    • Рудаков А. В. Китайские разговоры официального и коммерческого характера : Руководство к переводам с рус. на кит. яз. : Сост. по «Гуань-хуа чжи-нань», с некоторыми изм. для студентов 2 курса Вост. ин-та, проф. А. В. Рудаковым. — Владивосток : Типо-лит. Вост. ин-та, 1910—1911. — [2], 112 с
    • Рудаков А. В. Манчжурские разговоры с китайским переводом : Пособие к лекциям по манчжур. яз. проф. А. Рудакова. Вып. 1-. — Владивосток : Типо-лит. Вост. ин-та, 1910.
    • Рудаков А. В. Материалы по истории китайской культуры в Гириньской провинции : (1644—1902 гг.) : Пер. [гл. из энциклопедии] «Цзи-линь тун-чжи», с доп. по новейшим кит. офиц. данным. Т. 1- / А. Рудаков. — Владивосток, 1903.
    • Рудаков А. В. Образцы официального манчжурского языка (по извлечениям из архивов ямуней Северной Манчжурии), с приложением частных писем бытового содержания, а также и касательно последних событий в Хэй-лун-цзянской провинции : Пособие к лекциям по изуч. соврем. полит. строя и нар. быта Манчжурии, и. д. проф. А. Рудакова : 1902-3 акад. г. — Владивосток : Б.и., 1908.
    • Рудаков А. В. Очерк торгово-промышленной деятельности Китая : Пособие к лекциям проф. А. Рудакова, чит. в 1910-11 акад. г. Вып. 1-. — Владивосток : тип. Вост. ин-та, лит. А. В. Панова, 1911.

Әдәбият үзгәртү

  • Сергей Юрьевич Врадий. Профессор китаеведения А. В. Рудаков // Известия Восточного института. — 1999. — С. 68—74.
  • Дударёнок Светлана Михайловна, Ермакова Элеонора Васильевна, Поправко Елена Александровна, Капран И. К. и др. Профессора Дальневосточного государственного университета. История и современность. 1899–2008. — 2009. — С. 436.
  • Лю Лицю. Китаист А.В. Рудаков (1871-1949): по страницам автобиографии // Архитектура безопасности и сотрудничества в Восточной Азии: доклады, представленные на IV международной конференции молодых востоковедов в Институте Дальнего Востока РАН. — 2017. — С. 310—316.
  • Хаматова Анна Александровна. Преподаватели и выпускники-китаеведы университета в 20−30-е годы прошлого века // Пути развития востоковедения на Дальнем Востоке России. — 2014. — С. 47—67.