Антон Олегович Котяков (1980 елның 15 августы, Куйбышев) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, икътисадчы. 2020 елның 21 гыйнварыннан Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министры[1][2]. Россия Федерациясенең 3 нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе. Россия Федерациясе Финанс министры урынбасары (2017—2020)[3].

Антон Котяков
Туган 15 август 1980(1980-08-15) (43 яшь)
Самар, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Самара дәүләт икътисад университеты[d] һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университеты
Һөнәре дәүләт хезмәткәре, сәясәтче
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре нәмзәте[d]

 Антон Котяков Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Антон Котяков 1980 елның 15 августында Куйбышев шәһәрендә туган. 1997 елда авиация юнәлешендәге 135 нче Самара мәктәп-лицеен тәмамлый. 2002 елда «икътисад теориясе» белгечлеге «Кыйммәтле кәгазьләр базарын оештыру һәм теориясе» специализациясе буенча Самара дәүләт икътисад академиясен тәмамлаган.

2001 елның августыннан 2005 елның августына кадәр Самара өлкәсе администрациясенең финанслар белән идарә итү департаментында әйдәп баручы белгечтән консультант дәрәҗәсенә кадәр юл уза.

2005 елда аспирантураны тәмамлый, «Россия субфедераль бурыч кәгазьләре базары: аякка басу һәм үсеш» темасына кандидатлык диссертациясен яклый, аңа икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе бирелә.

2005 елның августыннан 2007 елның июленә кадәр Самара өлкәсенең финанслар белән идарә итү бүлеге башлыгы булып эшли. Соңрак Самара өлкәсе финанслар белән идарә итү министрлыгының өлкә бюджеты һәм хисап департаменты җитәкчесе итеп билгеләнә, ул вазыйфасында 2012 елның апреленә кадәр эшли.

2011 елда РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә «административ һәм финанс хокукы» белгечлеге буенча магистратураны тәмамлый.

2012 елның апреленнән 2014 елның мартына кадәр Федераль казначылыкта функциональ эшчәнлекне камилләштерү идарәсе башлыгы вазыйфасында эшләгән.

2014 елның мартында Мәскәү өлкәсе хөкүмәтенә эшкә күчә. 2017 елның гыйнварына кадәр Мәскәү өлкәсенең финанслар министры вазыйфасында эшли, аннан соң Мәскәү өлкәсенең берләштерелгән икътисад һәм финанслар министрлыгын җитәкли.

2017 елның маеннан 2020 елның гыйнварына кадәр Россия Федерациясе финанс министры урынбасары булып эшли.

РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Югары мәктәбенең Кадрлар идарә резервын үстерү программасының өченче җыелмасында катнашучы (2019).

2020 елның 21 гыйнварында Россия Президенты Владимир Путин указы белән Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры итеп билгеләнә.

Россия Федерациясенең 3 нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе[4]. Самара өлкәсенең 1 класслы дәүләт киңәшчесе.

Бүләкләр үзгәртү

  • 3 дәрәҗә «Мәскәү өлкәсе алдындагы казанышлары өчен» билгесе (2017)[5]
  • Мәскәү өлкәсе губернаторының мактау грамотасы (2015)
  • «Генерал-полковник Дутов» медале (2013)
  • Россия Федерациясе Федераль казначылыгының мактау грамотасы (2012)
  • Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәхмәт хаты (2012)
  • «Федераль казначылыкка 20 ел» медале (2012)
  • Самара өлкәсенең финанслар белән идарә итү министрлыгының мактау грамотасы (2010)

Гаилә үзгәртү

Өйләнгән, өч баласы бар[6].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Подписаны указы о назначении министров Правительства Российской Федерации // Президент России
  2. Котякова назначили министром труда и социальной защиты // РИА Новости
  3. Антон Котяков назначен заместителем министра финансов России // Правительство Московской области(үле сылтама)
  4. Биография министра труда и социальной защиты Антона Котякова, ТАСС
  5. Самарец Антон Котяков назначен Министром труда РФ 2020 елның 29 сентябрь көнендә архивланган., ГТРК Самара
  6. Биография Котякова Антона Олеговича. Министерство труда и социальной защиты России. әлеге чыганактан 2021-02-20 архивланды. 2022-05-29 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү