Антон Графф
Анто́н Графф[13], Граф[14] (немец телендә: Anton Graff) — швейцар килеп чыгышлы немец живописецы, XVIII гасырның икенче яртысының Германиянең иң популяр һәм эшлекле портретистларның берсе. Рәссамның якынча ике мең әсәре сакланып калган.
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүАнтон Графф Винтертурдан һөнәрмәнд гаиләсендә туган, ул Ульрих Графф һәм туганда исеме Коллер булган Барбара Графф ишле гаиләсендә җиденче бала булган.
1753 елда Графф Иоганн Ульрих Шелленбергның художество мәктәбендә рәсем һәм живописьны өйрәнә башлаган, портрет живописендә махсуслашкан. Өч елдан соң Винтертурдан Аугсбургка киткән. Анда ул гравёр Иоганн Якоб Хайд белән эшләгән. Соңысыннан киңәш хаты белән ул Ансбахка күчкән, анда ул 1759 елга кадәр сарай яны рәссамы Леонхард Шнайдерда эшләгән. Графф төрле тупланмалардан картиналарны өйрәнер өчен еш Мюнхенга бара торган булган.
1759 елда ул Аугсбургка кайткан, ә аннан соң Регенсбургга күчкән. 1766 елда ул сарай яны рәссамы һәм Дрезден художестволар Академиясе остазы вазыйфасын алган, бу вазыйфаны ул үзенең үлеменә кадәр били. Ул хәтта Берлиннан отышлырак тәкъдимнәрне кире каккан. Аның портретларында шул заманның күренекле шәхесләре сурәтләнгән, хосусан, Готхольд Эфраим Лессинг, Мозес Мендельсон, Иоганн Готфрид Гердер, Фридрих Шиллер, Христиан Феликс Вейсе, Христоф Виллибальд Глюк, Генрих фон Клейст һәм Даниэль Николаус Ходовецкий, Фридрих Гедике. Графның төп иҗат җимеше булып Пруссия короле Фридрих Бөекнең портреты санала. Россия императрицасы Екатерина II заказы буенча Графф 1796 елда Эрмитаж өчен Дрезден галереясеннән рәт картинаның күчермәсен ясый. Соңрак иҗат чорында Графф пейзажга мөрәҗәгать итә. Антон Граффның эшләре немец романтизмының төп фигураларының: Филипп Отто Рунге, Каспар Давид Фридрих һәм Фридрих Георг Вейчның иҗатына йогынты ясаган. Антон Графф 1813 елның 22 июнендә Дрезденда үлгән.
Антон Граффның исемен аның туган Винтертурында техник һөнәри мәктәп бинасы йөртә.
Галерея
үзгәртү-
Автопортрет. 1805/1806
-
Автопортрет. 1813
-
Фридрих Бөек портреты
-
Готхольд Эфраим Лессинг портреты
-
Элизабет Зульцер. 1765/66
-
Фридрих Бөекнең туганы, принц Генрих Пруссияле.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ artist list of the National Museum of Sweden — 2016.
- ↑ SIKART — 2006.
- ↑ Anton Graff
- ↑ 4,0 4,1 Anton Graff — OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
- ↑ Discogs — 2000.
- ↑ 6,0 6,1 Граф Антон / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ https://bigenc.ru/fine_art/text/2376832
- ↑ Anton Graff
- ↑ Anton [Graf, Anton Graff] — 2006.
- ↑ Большая российская энциклопедия — Москва: Большая российская энциклопедия, 2004.
- ↑ https://web.archive.org/web/http://wallachprintsandphotos.nypl.org/catalog/46628
- ↑ https://www.museabrugge.be/collection/work/id/2014_GRO1839_III
- ↑ Власов, 1996, с. 266; Муратов, 2007, с. 646.
- ↑ Федотова, 2006, с. 303–305; Камчатова, Котломанов и Кроллау, 2008, с. 25, 76.
Әдәбият
үзгәртүСүзлекләр һәм энциклопедияләр
- Власов В. Г. Графф Антон // Стили в искусстве : Архитектура, графика. Декоративно-прикладное искусство. Живопись, скульптура : словарь : в 3 т. / В. Г. Власов. — СПб. : Кольна, 1996. — Т. 2 : Словарь имён : А—Л. — С. 266. — 543 с., [8] л. ил.. — ISBN 5-88737-005-X. — Калып:OCLC.
- Камчатова А. В., Котломанов А. О., Кроллау Н. Е. Германия. Англия. XV–XIX века : биографический словарь / А. В. Камчатова, А. О. Котломанов, Н. Е. Кроллау. — СПб : Азбука-Классика, 2008. — С. 25, 76. — 480 с. — (Художники Западной Европы). — ISBN 978-5-91181-907-1. — Калып:OCLC.
- Гермафродит — Григорьев. — М., 2007. — С. 646. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 7). — ISBN 978-5-85270-337-8.
- Федотова Е. Д. Граф, Антон / Е. Федотова // Европейское искусство : Живопись. Скульптура. Графика : энциклопедия : в 3 т. / автор проекта А. Ю. Астахов; ред. коллегия: М. А. Бусев, В. В. Ванслов, И. А. Смирнова, Е. Д. Федотова (отв. ред.).. — М. : Белый город, 2006. — Т. I : А—Й. — С. 303–305. — 463 с. — 3000 экз. — ISBN 5-7793-0920-5. — ISBN 5-7793-0922-1 (т. I).
Белешмә күрсәткечләре
- Freitag W. M. Art Books : A Basic Bibliography of Monographs on Artists / Wolfgang M. Freitag, ed.. — 2nd ed.. — New York, London : Garland Publishing, 1997. — P. 153. — XXVI, 542 p. — (Garland Reference Library of the Humanities ; vol. 1264). — Nos. 4740–4745. — ISBN 0-8240-3326-4. — Калып:LCCN. — Калып:OCLC.